Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алабугада Спас ярминкәсе ачыла

31 августта Алабугада декоратив-гамәли сәнгать осталарының VIII Россиякүләм Спас ярминкәсе ачылачак. Ул Шишкин күлләрендә 2 августка кадәр эшләячәк. Әлеге бәйрәм Алабуга ярминкәсе генә түгел, киң колачлы, туризм өлкәсендә иң яхшы вакыйга, уникаль Бөтенроссия чарасына әйләнде. Ул - төрле халыкларны берләштерүче сәүдә, мәдәният, архитектура бәйрәме. Быел ярминкә көннәрендә Екатеринбург, Самара, Ижау,...

31 августта Алабугада декоратив-гамәли сәнгать осталарының VIII Россиякүләм Спас ярминкәсе ачылачак. Ул Шишкин күлләрендә 2 августка кадәр эшләячәк. Әлеге бәйрәм Алабуга ярминкәсе генә түгел, киң колачлы, туризм өлкәсендә иң яхшы вакыйга, уникаль Бөтенроссия чарасына әйләнде. Ул - төрле халыкларны берләштерүче сәүдә, мәдәният, архитектура бәйрәме.

Быел ярминкә көннәрендә Екатеринбург, Самара, Ижау, Камышин, Алексеевск, Алабуга кыңгырау сәнгате осталары катнашында «Кыңгыраулар чыңы» фестивале узачак.

Реклама

Шишкин күлләре буендагы «Осталар шәһәрчеге»ндә интерактив остаханәләрдә мастер-класслар эшләячәк. Теләүчеләр оста кул астында нинди дә булса сувенир ясау яки кәрҗин үреп карау мөмкинлегенә ия булачак.

Спас ярминкәсе үткәрү Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә халык промыслы, һөнәрчелеге, декоратив-гамәли сәнгатьне яңарту, торгызуда мөһим роль уйный. Узган ел әлеге чарада Россиянең 140лап төбәгеннән 1008 кул эшләре остасы катнашкан, 140 мең кеше ярминкәне караган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X