Якты юл
  • Рус Тат
  • Акчаңнан колак какмыйм дисәң – уяу бул!

    Язманың исемен күрү белән берәр мошенниклар турында язалар дигән уй башыгыздан сызылып үткәндер. Бер карасаң, дөрес тә, юк та. Хәер, сүз йорттан-йортка йөреп, ниндидер ялган сөйләп, игътибарны томалап акча алучылар турында түгел. Икенче яктан, бу төр шөгыль белән мавыгучылар турында да мошенниклар дип әйтергә була. Эш итү колачы белән алымнары...

    Финанс пирамидалары хакында сөйли башласаң, заманында аларның иң зуры булган МММ искә төшә. 90нчы еллар башында мин әле балалар бакчасына йөрүче бер сабый гына булганлыктан, МММ дигәннәренең нәрсә икәнен белми идем, әлбәттә. Ләкин кешеләрне акча салырга үгетләгән, телевизордан бертуктаусыз уйнап торган ул яңгыравык реклама әле дә хәтердә. Малосемейканың күрше ягында яшәүче апаның ничек итеп МММга акча илтеп коры калуы турында әнигә яшь койганы, тора-бара үз ихтыяры белән алданучылар турында шактый ишетелә башлады. Иң тавышлы әлеге пирамиданың таркалуыннан соң, мондый намуссыз оешмалар үз эшчәнлеген төрле исемнәр астында, төрле рәвешләрдә алып барган. 90нчы еллар уртасында Татарстанда шундый бизнес-клуб рәвешендә эшләгән «Меркурий», «Орион», «Олимпик», «Атлантида» ише оешмаларга да хокук саклау органнары алдында җавап тотарга туры килгән.

    Бүгенге көндә дә финанс пирамидаларының кабат баш калкытуы күзәтелә. Телевидение аркылы ачыктан-ачык үзләре турында кычкырып тормасалар да, басма матбугат чараларында аларның эшчәнлеге турындагы мәгълүмат табарга була. Интернетта исә мондый оешмалар үзләрен судагы балык кебек хис итә. Чөнки биредә алар артыннан күзәтү, эзләренә төшү күпкә авыррак.

    ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин әйтүенчә, республикада 300ләп микрофинанс оешмасы, 150ләп кулланучы кооперативы бар. 2014 елда Татарстанда финанс пирамидалары эшчәнлегеннән 3,5 мең кеше 500 миллион сумга зыян күргән, 14 җинаять эше кузгатылган. Ләкин зыян күрүчеләрнең берсе дә акчаларының тиенен дә кире кайтара алмаган. Айрат Шәфигуллин сүзләренә караганда, 1,5 меңгә, 70 миллион сумга да төп башына утырткан оешмалар бар. Идель буе федераль округы төбәкләре буенча Татарстан финанс пирамидалары саны ягыннан беренчелектә.

    Әлеге намуссыз оешмалар тозагына килеп капмас өчен нишләргә соң? Белгечләр әйтүенчә, аларны берничә билге буенча танырга мөмкин. Россия банкы сайтында да бу хакта мәгълүмат табарга була. Әйтик, сезгә банк кертемнәре ставкаларыннан да югарырак табыш алуны, үзегез белән әлеге финанс оешмасына туганнарыгызны, дусларыгыз, таныш-белешләрегезне алып килергә чакыралар һәм моның өчен акчалата бүләкләү вәгъдә итәләр икән, алдыгызда чып-чын финанс пирамидасы. Моннан кала финанс пирамидаларында нинди дә булса семинарда, укыту чарасында катнашу өчен, шулай ук автомобиль, җир участогы, фатир ише кыйммәтле әйберләрне ташламалы бәядән сатып алу өчен программада катнашып, әлеге әйберләрнең бар булган бәясенең 5-20 процентын түләп куярга да тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Шуны белеп торырга кирәк - мондый оешмаларның акча җәлеп итү, акча белән эшләү өчен Россия Банкы лицензиясе юк. Кызыксынучылар бу хакта тулырак www.cbr.ru Россия Банкы сайтында укый алалар. Үзегезне алдатмагыз, сак булыгыз!

    Финанс пирамидалары турында укучыларыбыз нәрсә уйлый? Алар аны ничек аңлыйлар? Үзләре яки туганнары, дуслары шундый намуссыз оешмалар тозагына эләккәне бармы? Шушы сорау белән райондашларга мөрәҗәгать иттек.

    Фәрит Галәветдинов, Иске Гәрдәле авылы, 51 яшь: Финанс пирамидасының нәрсә икәнен яхшы беләм. 90нчы еллар башында мине дә шундый бер оешмага керергә чакырганнар иде. Акчаларны арттыру, үзең артыннан кеше алып килгәндә акчалата бонус түләү белән кызыктырдылар. Ләкин мин бик сак кеше булганга, моның нәрсә икәненә бик тиз төшендем.

    Финсилә Шәрифуллина, Шилнәбаш мәктәбе директоры, 53 яшь: Аллага шөкер, финанс пирамидалары белән үз гомеремдә бер тапкыр да очрашканым булмады. Туганнарым, дусларым да андый оешмалар янын читләтеп уза. Акча кирәк чакта да үзем яхшы белгән, вакыт белән сыналган банкларга мөрәҗәгать итәм. Кооператив, башка шуның ише оешмаларга ышанмыйм. «Җиде кат үлчә, бер кат кис» дигәндәге кебек мин дә акча белән бәйле эшләрне кат-кат уйлап эшлим. Үзебезнең мәктәптә укучы балалар арасында да аңлату эшләре алып барабыз. «Финанс белеме көне», җәмгыять белеме дәресләрендә аларга финанс грамоталылыгы буенча башлангыч белемнәр бирәбез, аңлатабыз. Балалар аркылы ата-аналарны да акча белән бәйле күңелсезлекләрдән, алдаулардан саклап калырга тырышабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: