Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ак Барс” Гагарин кубогында финалга чыкты

Бүген "Ак Барс" хоккей командасы Чиләбенең "Трактор" командасын җиңде. Финалда көндәш әлегә билгеле түгел. Бүген Чиләбедә Казанның "Ак Барс" хоккей командасы Көнчыгыш конференция финалында җиңеп, Гагарин кубогының финалына чыкты. Казанның "Ак Барс" һәм Чиләбенең "Трактор" командалары арасындагы серия исәбе 4:0 булды. "Ак Барс"ның "Трактор"ны дүрт тапкыр җиңүе Казан командасына Гагарин...

Бүген "Ак Барс" хоккей командасы Чиләбенең "Трактор" командасын җиңде. Финалда көндәш әлегә билгеле түгел.

Бүген Чиләбедә Казанның "Ак Барс" хоккей командасы Көнчыгыш конференция финалында җиңеп, Гагарин кубогының финалына чыкты.

Казанның "Ак Барс" һәм Чиләбенең "Трактор" командалары арасындагы серия исәбе 4:0 булды.

"Ак Барс"ның "Трактор"ны дүрт тапкыр җиңүе Казан командасына Гагарин Кубогының финалына турыдан-туры юл ачты.

Казан командасының көндәше әлегә билгеле түгел. Санкт-Петербургның "СКА" һәм Мәскәүнең "ЦСКА" командасы арасындагы серия исәбе әлегә тигез - 2:2.

Чиләбе хоккей командасы уенчылары уенны саклык белән башлады. Бу алар өчен хәлиткеч матч иде. Тик, беренче голны "Ак Барс" уенчысы Михаил Глухов кертте.

Икенче периодта "Трактор" командасында Рихард Гюнге, "Ак Барс"та Антон Ландер гол керте.

Өченче периодта Чиләбеләр хоккейчылары мөмкинлек туган саен Эмиль Гарипов капкасына алкаларны бәреп кенә торды, тик бу аларга нәтиҗә бирмәде.

Соңгы секундлар калгач, "Трактор" уенчылары капкачыны алып, өстәмә уенчы чыгарды. Соңгы секундта Антон Ландер буш капкага хәлиткеч гол кертте һәм уен "Ак Барс"ның финалга чыгуы белән тәмамланды.

Шулай итеп, соңгы исәп 1:3 булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев