Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айрат Габдуллин: Айрат Габдуллин: “Белем һәм тәрбия бирүдә уңышка ирешүдә “Белем һәм тәрбия бирүдә уңышка ирешүдә коллективның бөтенлеге, фикердәш булуы кирәк”

«Укытучы булам!» дип кечкенә чагыннан хыялланма«Укытучы булам!» дип кечкенә чагыннан хыялланмаган кешеләр арасында да язмышы тарафыннан бүләк ган кешеләр арасында да язмышы тарафыннан бүләк ителгән сәләтне тоеп, үз сукмагына төшүчеләр байтак. ителгән сәләтне тоеп, үз сукмагына төшүчеләр байтак. Һәм, әйтергә кирәк, уңышлы хезмәт куялар. Гаилә подряды Һәм, әйтергә кирәк, уңышлы хезмәт куялар. Гаилә подряды белән эшләүчеләр дә районыбызда бихисап. 1980 нче елдан белән эшләүчеләр дә районыбызда бихисап. 1980 нче елдан Калмаш авылында төпләнеп яши башлаган һәм бүгенгесе Калмаш авылында төпләнеп яши башлаган һәм бүгенгесе көндә дә җиң сызганып: «Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт көндә дә җиң сызганып: «Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә» дип Тукай шигырен гомерлек шигарь эчендә йөзмәккә» дип Тукай шигырен гомерлек шигарь итеп алган Габдуллиннар әнә шундый династия итеп

Калмаш гомумбелем бирү мәктәбе директоры Айрат Салават улы Габдуллин белән белем һәм тәрбия бирү хакында сөйләшәбез.   – Укыткан фәнеңне һәр баланың да аң дәрәҗәсен күздә тотып, һәр укучы кабул итәрлек итеп бирә белү өчен педагогик белемең булу гына җитми. Бала күңелен аңлау өчен укучы дәрәҗәсенә төшәргә һәм мөгаллим-мөгаллимә биеклегенә күтәрелә белергә кирәк. Айрат Салаватович мөгаллимнәр гаиләсендә үсүегезнең һөнәр сайлауда тәэсире булдымы? – Әйе, әти-әнием – укытучы, мәктәп директоры булганлыктан мәктәптән кайтып кермәделәр. Гомер буе җаваплы вазыйфалар башкарып тә безне – улларын тәрбияләргә вакыт, көч-егәр таптылар. Безгә – яхшы тәрбия һәм белем бирү максаты куелган иде, ул – гамәлгә ашты. Безне – ике малай
ны гаиләгә һәм җәмгыятькә  файдалы кешеләр итеп үстерү бурычы куелган иде – анысы тормышка ашты. Безгә һөнәр сайлау иреге бирелде. Мин: «Өйдә ике педагог булуы да бик җиткән!» – дидем. Абыем Булат та, мин дә КамПИны тәмамладык. Булат абыем НТЦда – КамАЗның фәнни техник үзәгендә эшли. Ә мин?.. Мин – үсмерчак хыялымны тормышка ашырдым. Студент елларымда «Күңел»дә алып баручы сайлап алу бәйгесе игълан ителде. «Тыңлап карау»да катнашучылар арасыннан мине сайлап алдылар. Әнә шул рәвешле КамПИда укыганда ук «Күңел»дә алып баручы булып хезмәт куйдым.  – Шуннан судагы балык сыман «Күңел» дулкыннарында йөздегез. Бергә эшләдек – мин «Иман офыклары» тапшыруын алым бардым. Дикциягез – ачык, тапшыруларны саф татарча, әдәби телдә алып баруыгыз – күпләргә үрнәк булырлык иде. Шул елларда эфирны тавышыгыз 
белән бизәдегез. Нигә аннан китәргә булдыгыз? – Радио, эфир – колак, ишетү аркылы кеше күңеленә үтеп керә торган эш урыны. Радиода вакыт-вакыт тавышлар үзгәреп торырга тиеш. Берникадәр вакыт эшләгәннән соң, халыкны тавышым белән туйдырмау өчен башка юнәлеш буенча эшләүне кулай күрдем. Тавышыңны халык кабул итсен, яратсын, ләкин ул ялыктырырлык дәрәҗәдә озак еллар яңгырап тормасын – әнә шул принциптан чыгып эш иттем. «Күңел»дәге остазларыма рәхмәт, сәләтемне вакытында күрә һәм бәяли белделәр. Ихласлыкны яратам, нинди генә эшкә тотынсам да  чын күңелдән, зур җаваплылык хисе белән башкарам. Әти-әни тәрбиясе шундый.  – Гомер буе авыл халкына белем һәм тәрбия биргән зти-әниегез хакында сөйләшик әле.  – Әтием – Салават Сабит улы 1980 елдан 2018 елга кадәр, ягъни 38 ел Калмаш мәктәбендә физкультура дәресләрен алып барды. Ул – табигате белән йомшак күңелле, бала җанлы кеше. Укучылары аны бик яратты, яраталар. Элекке укучылары «Абый, абый!» дип өзелеп торалар. Бәйрәмнәрдә котларга, хәл-әхвәл сорашырга вакытын да, җаен да табалар. Әти – чын педагог булганга элекке укучылары аңа зур хөрмәт белән карый. Менә бу – минем өчен шәхси үрнәк. Әни дә, мин дә нечкә күңелле һәм хисле булсак та, җитәкче буларак, бераз кырыслык кирәген белеп, чама белән генә шул сыйфатка юл куябыз. Дөресен генә әйткәндә, ул күбрәк таләпчәнлек булып чыга.  Әниебез – Равия Касыйм кызы – биш ел Калмаш мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирде. Аннан 14 ел буена завуч булды, ә инде 1999 нчы елдан – мәктәп директоры итеп куйдылар. Намуслы хезмәте, тырышлыгы белән авыл халкының һәм район җитәкчелегенең ышанычын яулаган инде күрәсең,  2012 елда аны авыл җирлеге башлыгы итеп куйдылар. Шундый җаваплы вазыйфаны башкару белән беррәттән биш ел мәктәптә химиядән укытты. Үз эшенә үтә җаваплы караучы җитәкче, педагог буларак әни 2006 нчы елдан 2012 нче елга кадәр районда БДИ бирү буенча пункт җитәкчесе вазыйфасын башкарды. Ул елларда имтихан тапшыру вакытында бер генә хилафлык кылу очраклары да теркәлмәде. Гаделлек! Әти-әнинең 
шушы сыйфаты безгә – абый белән миңа да күчкән. – Исәпләсәң, сезнең гаиләнең бер гасырга якын педагогик эш стажы бар икән бит?! – Бүгенге көнгә бер гасырга якын гомуми педагогик эш стажыбыз бар. Хезмәт династиясе дәвам итә – эшлибез.  Шунысын да әйтәсем килә, әнинең өч кыз туганы бар, бертуган апасы Дания Касыймовна – химия-биология, сеңлесе Рәмилә – физкультура укытучылары. Аларның эш стажын да кушсаң... Мәктәптә әни эшләгән чагында ныклы тәртип һәм төпле гыйлем бирү, матур традицияләрне саклау тиешле дәрәҗәдә куелды. Шул нигезне саклап калу максатыннан да мәктәп директоры вазыйфасын иңнәремә алдым. Үкенмим. Яр Чаллы педагогия институтында икенче югары белем алдым – тарих укытучысы белгечлеге буенча. Эшемне яратып, күңел биреп башкарам. Укучыларыбыз – тәртипле, белемгә омтылучан. – Шәһәр яны авыллары соңгы елларда үсә, зурая. Шул сәбәпле балалар саны арта, төрле милләт вәкилләре дә ишәя. Сездә бу яктан вәзгыять ничегрәк? – Ун ел элек мәктәптә 68 бала укый иде. Шәһәрдән күчеп кайтучылар күбәйде, авылның торак йортлар биләмәсе үсте. Бүгенгесе көндә мәктәптә 165 бала белем һәм тәрбия ала. Барлыгы 12 класс, шуның икесе беренче сыйныфка килүчеләрне тәшкил итә, берсе – бары тик татар телендә белем бирү юнәлешендә эшли. Милли тәрбия бирүгә нык игътибар 
бирәбез. Бездә эшләүче уналты педагогның алтысы мәктәбебезне тәмамлап, югары белем алганнан соң шушында кайтып белем һәм тәрбия бирә. «Шушы яктан, шушы туфрактан без!» диеп, туган җиренә һәм халкына хезмәт итүче фидакарьләрнең булуы эшкә дәрт өсти. Укытучыларыбыз бер кыңгыраудан икенче кыңгырауга кадәр эшләп дәрес бирүче генә түгел. Алар – чын педагог.  Иртәнге җидедән мәктәпкә киләләр, дәресләр тәмамлангач, сәгать дүртләргә кадәр балалар белән өстәмә эшлиләр. Укучылар өстәл теннисы һәм шахматны аеруча  яраталар. «Оста куллар» түгәрәгендә тормыш итү серләренә төшенәләр. Мәдәни тормышны яратучылар «Сәхнә көзгесе» исемле театр түгәрәгенә йөри. Байтак укучы «Кызыклы инглиз теле», «Кызыклы рус теле» түгәрәкләрен үз итә. Бөтен коллективыбыз белән: «Кем безнең балаларга белем һәм тәрбия бирергә тиеш?!» дигән риторик сорауны куябыз һәм шунда ук  аның җавабы да яңгырый: «Әлбәттә, без!» Белем һәм тәрбия бирүдә уңышка ирешүдә  коллективның бөтенлеге, фикердәш булуы кирәк. Бездә нәкъ шундый педагоглар хезмәт куя. Алардан башка балаларны белемле һәм тәрбияле итеп булмый, коллективка рәхмәт. Киләчәктә дә районыбызда үз һөнәрләренә тугры булган, үз эшен яратып башкаручы педагоглар күп булсын! – Айрат Салаватович, эчкерсез әңгәмәгез өчен рәхмәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев