Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аерым районнарда сәнәгать проектларының җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алуы күренми - Р.Миңнеханов

Президент республика киңәшмәсендә сәнәгатьтә алда барган һәм үсеш дәрәҗәсе җитәрлек булмаган районнарны атады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә муниципаль сәнәгать мәйданчыкларының нәтиҗәлелеген анализларга йөкләде. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. "Алабуга" МИЗ, "Иннополис" МИЗ, "Мастер" КИП, "Химград" технополисы эш нәтиҗәләрен күрсәтте һәм алар аягында...

Президент республика киңәшмәсендә сәнәгатьтә алда барган һәм үсеш дәрәҗәсе җитәрлек булмаган районнарны атады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә муниципаль сәнәгать мәйданчыкларының нәтиҗәлелеген анализларга йөкләде. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Алабуга" МИЗ, "Иннополис" МИЗ, "Мастер" КИП, "Химград" технополисы эш нәтиҗәләрен күрсәтте һәм алар аягында нык басып тора, диде Президент. Әмма муниципалитетлардагы проектларның, аерым алганда, Чистайда һәм Мамадышта, үсеш темплары җитәрлек дәрәҗәдә түгел, диде ул.

"Резидентлар белән эшләүне сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәрү зарур", - диде Миңнеханов. - Һәм бизнес-инкубаторларны тикшерү мөһим. Бу - алар гадәти офис үзәкләренә әйләнмәсен өчен кирәк".

Реклама

Татарстан лидеры муниципаль берәмлекләрнең уңай эш тәҗрибәсен таратырга тәкъдим итте. Мисал итеп Кайбыч районын китерде. Анда машиналар айга ике тапкыр авыллардан чүп җыялар. Бу системаны бакчачылык ширкәтләре өчен дә кулланырга мөмкин, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X