Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Адымлап-адымлап алга таба

Агымдагы ел башында Тукай районы үз алдына авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, авыл җирлекләренең инфраструктурасын, халыкның тормыш хәлен яхшырту буенча бик тә җитди бурычлар куйды. Инде җәйнең уртасын уздык, елның яртысы артта калды. Куелган бурычлар ничегрәк хәл ителә? Аларны тормышка ашыру юнәлешендә нинди эшләр башкарылды?  Район башлыгы Фаил Камаев белән әңгәмәбез шул хакта.

– Фаил Мисбахович, икенче яртыеллык бара. Узган чорда башкарылган авыл хуҗалыгы эшләренә йомгак ясарга да була. Чөнки вакыт ашыктыра. Районыбыз басуларында игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен киеренке көрәш бара. Җәйнең бер көне елны туйдыра дип, юкка гына әйтмиләр. Билгеләнгән курстан тайпылмыйча алга бару өчен нинди чаралар күрелә? 
– Районда авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендә алга китеш бар, әлбәттә. Быел игеннәрдән дә соңгы елларның иң югары уңышын алырга өметләнәбез. Чөнки мул уңыш үстерү өчен хуҗалыклар барын да эшләделәр, бик күп көч, чыгымнар сарыф ителде. Һава торышы да уңай торды. 
Әйтик, узган елда 139 мең тонна ашлык җыеп алсак, быел аның күләме һич тә ким булмаска тиеш, дип фаразлыйбыз. Урып-җыю техникасының әзерлеге дә иң югары дәрәҗәдә. Кайбер кадрларга кытлык бар-барын, ләкин игенчеләргә бюджет сферасында эшләүчеләр ярдәмгә килергә әзер. Алар, нигездә, ындыр табакларында эшләячәк. Барысы да уйланылган, көннәр генә аяз торсын. Әлегә кадәр яңгырлар эшне туктатып торды. 
Шуны да әйтергә кирәк, безнең районда игеннәрне урып-җыюга да таләпләр җитдирәк. Чөнки хуҗалыкларның күпчелеге элиталы орлыклар үстерү белән шөгыльләнә. Ә ул бик тә җаваплы һәм мәшәкатьле юнәлеш.Быелга уңышка һәркем зур өметләр баглый. Әйтик, «Гигант», «Ирек», «Кама», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 60 ар центнер җыеп алырга ниятлиләр. Кайбер хужалыкларда әлеге күрсәткеч 70 центнердан да артып китәргә мөмкин. Кабатлап әйтәм, күз генә тимәсен, яңгырлар гына тукталсын! Үстергән уңышны үз вакытында, югалтуларсыз җыеп алабыз икән, ул бит авылларның икътисадына да уңай йогынты ясаячак. Ни дисәң дә, авыл халкының яшәеше турыдан – туры авыл хуҗалыгы предприятиеләренең тотрыклылыгына бәйле. Икътисады ныклы, өметле булган хуҗалыкта халык та яхшырак яши – эш, тотрыклы хезмәт хакы белән вакытында тәэмин ителә. 
Әйтергә кирәк, авылда урып -җыюдан тыш башка эшләр дә җитәрлек. Күпьеллык үләннәрне икенче тапкыр чабып алырга, көзге чәчүне үткәрергә кирәк. Әлеге эшләр август ахырыннан 10 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. 

– Терлекчелек – авыл хуҗалыгының ел дәвамында өзеклексез эшләп торучы мөһим тармагы. Ә җәй – савымның артуын, сөт муллыгын ишәйтү чоры. Ләкин әлеге тармакның алга китешен сезонга гына бәйләү дөрес булмас. 
– Сөт җитештерүгә килгәндә, моннан 2 ел элек тәүлегенә 69 тонна сөт тапшырсак, бүген әлеге күрсәткечне 90 тоннага җиткердек. Киләсе елга район буенча тулай савымны тәүлегенә 100-110 тоннага җиткерергә ниятлибез. Бу берничә факторга бәйле. Беренче чиратта, технологияләр. Һәм терлекләрне ничек итеп карауга бәйле дип тә өстисем килә. Бүгенге көндә күп хуҗалыклар савым сыерларын бәйсез асрауга күчерә. Белгечләр фикеренчә, бәйсез асрау һәр сыердан көнлек савымның, кимендә, 2-3 литрга артуына китерә. Тагын бер мөһим өстенлек: савымчыларның эш шартлары җиңеләя. Бу уңайдан, «Гигант» җәмгыятен мисалга китерәсе килә. Биредә фермалар капиталь төзекләндерелде, заманча савым залы җиһазландырылды. Бозаулар тудыру бүлеге төзелә. Хәтта сыерлар өчен ... хастаханә дә булачак.«Ярыш» хуҗалыгында да мал тораклары төзекләндерелә, яңа савым залы төзелә. Биредә шулай ук терлекчелене үстерүне халыкара стандартларга нигезләргә җыеналар. 
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта да маллар торагы өр-яңадан үзгәртеп төзелә. Бу хуҗалык – районда сөт җитештерү буенча лидерларның берсе. Биредә һәр сыердан тәүлегенә 20 шәр килограмм сөт савалар. Район буенча уртача күрсәткеч – 17 литр. Венгриянең «Агрота-2Л» фирмасы белән хезмәттәшлек тә уңай нәтиҗәләр бирә. Аларның савым сыерлары тәүлегенә 35әр литр сөт бирә. Бүгенге көндә район хуҗалыклары Венгриядән 400 баш нәселле сыерлар сатып алды. Күптән түгел «Ирек» хуҗалыгына – 98 баш, Бакчасарайда фермер Равил Миннехуҗин көтүенә 66 баш нәселле сыерлар кайтарылды. Фермерның планында савым сыерлары көтүен тагын 138 башка ишәйтү. Хуҗалыкта моңа әзерлек йөзеннән, савым залы, ашлык саклагыч төзелә. Биредә яңа сауган сөттән тыш, кулланучыларга үз брендлары белән әзер продуктлар да сатарга уйлыйлар. 

– Икътисадны үстерүгә саллы өлешне авыл эшмәкәрләре, фермерлар, шулай ук шәхси ярдәмчел хуҗалыклар да кертә. Аларны яклау бүген ничегрәк хәл ителә?
– Быел авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләрне яклау максатында оештырылган республикакүләм программага 21 мини-ферма гариза бирде. Болар – үз хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең санын ишәйтергә теләүчеләр. Шуларның 15 е инде 200-400 әр мең сум күләмендә грант алды. Калганнарга август ахырына кадәр финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Әйтик, кемдер сыерларының санын тагын 3тән 5кә кадәр арттырырга тели икән, аңа 200 мең сум күләмендә грант түләнә, 5 баштан 8 башка кадәр арттырганда – грант күләме 400 мең сум тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, әлеге акчаларны хөкүмәткә кайтарырга кирәк булмаячак. Әлеге программа буенча грантны 3 гаилә фермасы һәм эшен башлап җибәргән 4 фермер отты. Әйтик, Ренат Хановның фермер хуҗалыгына кошчылык фермасын капиталь төзекләндерүгә, сую цехы төзүгә, суыткыч җайланма сатып алуга 20 миллион сум бирелде. Әлеге комплекс ел саен сатуга 1 млн сумлык кош ите тапшырачак. Яңа Мусабайда дуңгызчылык фермасын кош үстерү өчен үзгәртеп кору эше этаплап башкарыла. Аларның планнары да зурдан. 19 август көнне безнең районда 12 район вәкилләре катнашында зона семинары уза. Без аларга Ренат Хановның кооперативын күрсәтергә җыенабыз. Бу гамәл – авыл эшмәкәрен дәүләт тарафыннан яклауның күркәм мисалы дияр идем.

– Фаил Мисбахович, ничек уйлыйсыз, авыл халкының активлыгы артамы? Бүген авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләр күпме?
 – Сер түгел, авыл җирлекләрендә мөгезле эре терлекләр саны кими. Сарман, Зәй, Минзәлә районнары белән чиктәш җирлекләрдә әле маллар саны саклана. Һәм, кагыйдә буларак, мал асрау белән күптәннән шөгыльләнүчеләр күбрәк активлык күрсәтә. Һәм без аларга ярдәм күрсәтергә әзер. Бигрәк тә шәхси хуҗалыкларында маллар санын ишәйтергә теләүчеләргә. Ләкин грантка ия булыр өчен, документларны дөрес итеп язарга һәм комисссия алдында якларга кирәк. Без, үз чиратыбызда, бизнес-планны төзергә, тиешле документларны әзерләүдә ярдәм итәбез. Алар белән проектларын якларга да барабыз. Тагын бер мөмкинлек – үзмәшгуль булу. 200дән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлде һәм салым түләүдәге ташламалардан файдаланып, үз эшен дәвам итә.

– Фаил Мисбахович, җәй – төзелеш, социаль объектларны, инженерлык челтәрләрен төзекләндерү өчен дә кулай чор. Әлеге сферада борчыган проблемалар да шактый. 
– Тукай районында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – халыкны су белән тәэмин итүнең яхшыруы. ТР Президенты Рөстәм Миннеханов финанслауда ярдәм күрсәтте. Бүгенге көндә районның көнчыгыш өлешендә яшәүчеләрне су белән тәэмин итү системасы проектлана. Сүз Әҗмәкәй, Ильбухтино, Калмаш, Яңа поселогы, Игенче, Подсолнухи, Олы һәм Кече Шилнә җирлекләре турында бара. Әлеге кустны без «Чаллы су каналы»ннан килүче су белән тулысынча тәэмин итәчәкбез. Әлеге проектның икенче этабына Шилнәбаш, Комсомолец, Суровка, Новотроицк, Түбән Суыксу, Җирекле авыллары керәчәк. Суүткәргеч газүткәргеч белән бергә Кече Шилнәгә һәм Белоуска кадәр салыначак. Ике этапны проектлауга республика бюджетыннан 31 млн сумнан артык акча бүленде. Октябрь аенда газүткәргеч төзү башлана. Газ Минзәлә ягына, моңа кадәр газ булмаган җирлекләргә киләчәк. Газүткәргеч белән параллель рәвештә «Чаллы су каналы»ннан суүткәргеч торбалар сузылачак. Нәтиҗәдә, халык чиста сулы була. Иң мөһиме, тариф артезиан скважиналарыннан алган су бәясеннән ике тапкыр очсызракка төшәчәк. Әйтик, бүген Белоустагы суның сыйфаты берничә параметр буенча нормага җавап бирми. Өстәвенә, җәйгелектә җитәрлек тә түгел. Подсолнухи бистәсендә дә шундый ук хәл. Ниһаять, су үткәрү системасын «Чаллы су каналы» таләпләренә җавап бирә торган техник халәткә җиткердек. Су басымын көйләп торучы җайланма, шулай ук исәпләү приборлары урнаштырдык. Шушы көннәрдә су бирүне башларга җыенабыз. Газүткәргеч Подсолнухи бистәсе янәшәсеннән үтәчәк. Киләсе елга әлеге бистәне газ белән тәэмин итү системасын проектлау башланыр дип өметләнәбез.
«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» программасы буенча Круглое Поле – Бәтке янындагы проблемалы участокны, Зәй юлын, Татарстан поселогы янында М-7 федераль трассасы участогын яктыртуга ирештек. Кече Шилнәгә илтүче юлда һәм Әҗмәкәйгә борылган урында 2 светофор урнаштырдык. Тиздән кабызачакбыз. «Түбән Кама» милли паркы аша узучы юлны төзекләндерәбез. Әлеге төзелеш 50 млн сумга төшәчәк. ТР Президенты Рөстәм Миннеханов юлларны төзекләндерүдә ярдәм сорап «Лукойл» ААҖенә мөрәҗәгать итте. Шул исәптән, Олы Шилнә авылындагы 1.9 километрлы Үзәк урамны төзекләндерүгә 37 млн сум кирәк. Җавап уңай булыр дип өметләнәбез.
Ә социаль объектларга килгәндә, шушы көннәрдә Яңа Бүләк мәктәбен капиталь төзекләндерү һәм реконструкцияләү төгәлләнеп килә. Чыгымнар 38 млн сум тәшкил итте. Шулай ук Илһам Шакиров музеенда ремонт эшләре башкарылды, Яңа Бүләктә мәшһүр якташыбызга һәйкәл-стела куелды. Новотроицкое клубы капиталь төзекләндерелде һәм тиешле инвентарьлар белән җиһазланды. Иске Абдулдагы «Гиндикуш» музеен һәм клубны капиталь төзекләндерү төгәлләнеп килә. Яңа мебель кайтарыла. Бүгенге көндә Бәтке урта мәктәбен, Мәләкәс клубын төзекләндерүгә проектлар әзерләнә. Әлеге объектлар бик мөһим. Кагыйдә буларак, социаль объектларның халәте авылларның киләчәген билгели. Шулай ук Комсомолец поселогында чистарту корылмалары төзелде. Шундый ук заманча объект Кече Шилнәдә төзеләчәк. Җир участогы инде билгеләнгән. Әлеге инициативаны да президентыбыз хуплар дип ышанабыз.
Шуны да әйтәсем килә, берничә авыл җирлеге РФ хөкүмәте карары белән расланган милли проектларда катнашу өчен гаризалар әзерләде. Алар комплекслы характерда. Әйтик, хастаханә, мәктәп төзекләндерү, алар өчен җиһазлар сатып алуны үз эченә ала. «Татарстан совхозы поселогыннан 400 балага исәпләнгән урта мәктәпне, 10 койкага исәпләнгән көндезге стационары булган амбулаторияне төзекләндерүгә финанс ярдәме сорап язганнар. Аларга шулай ук ашыгыч ярдәм машинасы кирәк.
Күзкәй авыл җирлегендә мәктәпне, балалар бакчасын һәм амбулаторияне төзекләндерүгә финанс ярдәме кирәк. Әлеге гаризалар яклау табарга тиеш, дип уйлыйм. Федераль программага Ильбухтинода клуб төзүдә кертелде. Түбән Суыксуда спорт залы төзү дә проектлана. Хәер, проектларның тулы исемлеге болар белән генә чикләнми. 

 – Белгәнемчә, медицина кадрлары өчен торак йорт төзү проекты аерым хуплауга лаек булды... 
– Чыннан да, район хастаханәсе территориясендә медицина хезмәткәрләре өчен торак йорт төзүне планлаштырабыз. Ул инде рәсми теркәү узды. Районның әлеге кадрларга булган ихтыяҗын билгеләячәкбез. Заказчыбыз – ТР Дәүләт торак фонды. Социаль ипотека программасы нигезендә, 1 яки 2 подъездлы 6 катлы йорт төзелер дип уйлыйбыз. Фатирлар арендага да бирелергә мөмкин. Бүген медицина хезмәткәрләренә кытлык үзен аеруча сиздерә. Аларны бары тик торак белән кызыксындырып чакырып була. Әлеге йортның төзелеше 2020 ел программасына керер дигән ышаныч бар.
Яшерен-батырын түгел, авыл җирлегендә күп фатирлы йортлар төзү ягында түгел мин. Киләсе проект – ТР Дәүләт торак фонды программасы нигезендә, Круглое Поле поселогында үз җир участогы булган, 4әр фатирлы 1 катлы йортлар төзү. Әлеге йортлар өчен җир участогы инде бүленгән. Проект расланган. Әлеге фатирларны авыл хуҗалыгы белгечләренә арендага яки социаль ипотекага тәкъдим итәргә җыенабыз. Быел ук шундый 5 йорт төзеп кую мөмкинлегебез бар. 

– Бүгенге заманның иң элгәр тренды – халыкның ялын оештыру өчен кулай шартлар тудыру. Күп жирлекләрдә җәмәгать урыннары тәртипкә китерелә, парклар, скверлар яңартыла. Әлеге программалар бездә ничегрәк тормышка ашырыла? 
– Элеккерәк чорларда парклар төзегәндә, авыл җирлегендә аларның кирәге бар микән дип уйлый идек. Ә хәзер күреп торабыз: парклар төзелгән урыннарда бала-чага рәхәтләнеп уйный, яшь әниләр коляскалар белән сабыйларын саф һавада йөртә. Авыл кешесенә дә кирәк икән бит парклар. Күптән түгел шундый сквер Җирекледә төзелде. Чираттагысы Бәткедә төзеләчәк. Урыны ачыкланды, подрядчы билгеләнде. Җәмәгать тыңлауларына әлеге паркның берничә варианты тәкъдим ителде. Шунысы куандыра, ТР Президенты Рөстәм Миннеханов тәкъдиме белән республика җирлекләрендә ишегалларын төзекләндерүгә юнәлтелгән, 5 елга исәпләнгән «Безнең ишегалды» дигән программа кабул ителде. Ишегалды – ул бит безнең яши торган мохит, дуслар, туганнар белән бергәләп ял итә торган урын. Әлеге масштаблы проект тукайлыларның яшәешен тагын уңайлырак, күркәмрәк итүгә ярдәм итәр дип дип ышанам. 

Илиса Ганиева.

Фото Рустама Закиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев