Абыебыз Тимербик Ибатуллин каберен Белоруссиядән эзләп таптык
Бүгенге көндә Бөек Җиңү көненә әзерлек тулы куәт белән бара. Әйе, сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде, бөтен кешегә дә кагылды. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 73 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу вакыйгалар...
Минзәлә районында искиткеч матур, бар яктан да урман белән әйләндереп алынган, саф, тәмле, шифалы чишмәләре белән аерылып торган Чулпан авылы бар. Кечкенә дә, шуңа өстәп бер генә урамлы Чулпан авылында булган һәркем аңа мәңгелеккә гашыйк булып китә. Менә шушы гүзәл якта туа безнең абый - Тимербик Хафиз улы Ибатуллин. Шәрифҗамал һәм Хафиз Ибатуллиннар гаиләсендә 5 бала - олысы Тимербик, Әбүзәр, Мөдәррис, Раббани, Шәргыя үсәләр. Яшьлекнең иң матур чаклары... Тик Ибатуллиннарга балалар үстереп, оныклар куанычын күреп яшәү насыйп булмаган күрәсең...
Тимербик абыебыз урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Минзәлә шәһәренә юл тота. Педагогия көллиятенә укырга кереп, укытучы булырга хыяллана ул. 1941 елда, әле яңа гына 16 яшен тутырган Тимербик абыебыз сугышка үз теләге белән китә. Кайда гына сугышырга туры килми, сугышның иң дәһшәтле якларын - гомумән, барысын да күрергә туры килә аңа. Бөек Ватан сугышы елларында илебез халкы искиткеч авыр сынаулар узган бит. Икътисади яктан ныгып бетмәгән дәүләткә, барлык тыныч эшләрне ташлап, яңадан сугышка керергә туры килә. Кайгы уртак, хәсрәт бер, моны аңлаган һәр намуслы кеше Ватан каршында үз бурычын тирәнтен аңлый, бер йодрыкка үз көчен туплый.
Абыебыз Тимербик Ибатуллин да бар көчен Туган ил өчен, әти-әнисе, туганнарының бәйсезлеге өчен көрәшкә юнәлдерә. Шундый каты бәрелешләр вакытында Тимербик абыебыз вафат була. Гомере буе әтисе Хафиз һәм әнисе Шәрифҗамал улларының исән-сау кайтачакларын көтеп яшәгәннәр. Үлгәндә Хафиз карт та: «Абыегызны табыгыз, каберлеге янында баш иегез», - дип әйтеп калдырырга җитешә.
Әлеге васыятьне үтәргә дип, Тимербик абыйның энесенең балалары алына. Хәтер китаплары, военкоматка юл ешая, төрле документлар актарыла башлый. Бу эзләнүләр нәтиҗә китерә дә инде. Бер документтан Тимербик абыйның каты бәрелешләр вакытында 1944 елның июнь аенда Белоруссия Республикасы Бобруйский районы Могилев өлкәсе Сычково авылында күмелгәне хәбәр ителә. Ниһаять, юлга җыенып, Тимербик абыйның энесе Раббани балалары - Рифат белән Рафак юлга кузгала.
Минем әтием Рифат белән аның энесе Рафак Ибатуллиннар чит шәһәр-авылларны күзәтеп үтәләр. Ниһаять, күпме эзләгән, туган яклардан 2000 километр ераклыкта урнашкан Сычково авылына килеп керәләр абыйлы-энеле.
- Сычковода Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга урнаштырылган мемориаль комплексны күрүгә таң калдык без. Әлеге авылда Бобруйский районының тарихи музее да урын алган. Андагы экспонатларга карап, сокланып, горурланып йөрдек. Шулай ук Сычковода Александр Морозов батырлыгын кабатлаган өлкән сержант Михаил Селезнев истәлегенә ДЗОТ-һәйкәл урнаштырылган. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, герой туганнар каберлегендә 231 сугышчы белән бергә күмелгән. Безгә боларны сөйләгәндә күңелләр тулды, күзләр чыланды, - дип сөйли әтием Рифат. - Без исә тизрәк абыебыз җирләнгән каберлек янына ашыктык. Менә туганнар каберлеге... Ашыга-ашыга сугышчылар арасында таныш фамилияне барлый башладык. Менә ул, ниһаять, эзләп таптык без аны. 1944 елда вафат булганнар рәтендә - Ибатуллин Т.Х. фамилиясен күрдек. Бабабыз әйтеп калдырган васыять үтәлде дигән сүз бит ул! Шулай 2000 километр ераклыктан, гомумән, чит-ят җирдән абыебызны табып алу - үзебез өчен дә сөенеч тә, көенеч тә булды! Героебыз алдында баш идек, озак кына сүзсез калып басып тордык... - дип дәвам итә әтием.
Соңыннан исә абыйлы-энеле Тимербик абыебыз каберлегеннән бер уч туфрак алалар. Бөтенебез, бөтен илебез исеменнән рәхмәт әйтеп, кире Туган якка кузгалалар.
- Музей хезмәткәрләре аша Тимербик абыебызның өлкән сержант булып хезмәт иткәнен, танк командиры булганын белдек. 1944 елда, инде сугыш бетәргә 1 ел гына калганда, үзенең танкы эчендә вафат була абыебыз. Безгә боларны сөйләгәндә, җитмәсә, 17-20 яшьлек яшүсмер малайлар күмелгән каберлекләр арасында йөргәндә, сугыш михнәтләрен күз алдыбыздан кичергән шикелле булдык, - дип сөйли әтием Рифат Ибатуллин.
Туган якка, гүзәл Татарстаныбызга кайту белән абыйле-энеле Рифат белән Рафак, иң беренче эш итеп, Чулпан авылына юл тоталар. Бабалары Хафиз һәм әбиләре Шәрифҗамал каберлекләре янына килеп, Белоруссиядә күргәннәрен-белгәннәрен сөйлиләр алар. Тимербик уллары күмелгән каберлектән алып кайткан туфракны салалар. Ниһаять, Хафиз бабайның теләге чынга ашты, ул газиз баласы белән очрашты...
Үз гомерен жәлләмичә, соңгы сулышына кадәр безнең бәйсезлек өчен көрәшкән Тимербик абыйның исеме мәңгеләштерелгән. Минзәлә районы Николаевка һәм Рус Караны авылларында да аның исеме һәйкәлләргә уелып язылган. Тимербик Хафиз улы Ибатуллин үлгәннән соң Бөек Ватан сугышы Ордены белән бүләкләнгән.
Тиздән 9 Май - Җиңү бәйрәме җитә. Безнең гаиләбез өчен дә олы бәйрәм булачак ул. Тимербик абыебызның исеме мәңгеләштерелгән, тарихта калган. Әлеге һәйкәл янына барып, аның исеменә, шулай ук исән булмаган туганнарыбыз исеменә дога кылып, бер бәйләм чәчәкләр куйсак - аларның җаннары тынычланып киткәндәй булачак. Ни кызганыч, Тимербик абыебызның Белоруссиядә күмелгәнен бабабыз Раббани гына күрә алмады... Моннан 6 ел элек ул да бакыйлыкка күчте. Тик ахирәттә абыйле-энеле барыбыр очрашкан булырга тиеш...
Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәсем килә: бүгенге көндә Актаныш районы Чуракай авылында гомер итүче Хафиз бабайның өченче улы - Мөдәррис абыебыз, сугышта һәлак булып калган Тимербик Ибатуллин исеменә дип, махсус һәйкәл ясатты. Аны туганнар белән бергә әти-әнисе Хафиз белән Шәрифҗамал янына догалар укытып урнаштырдылар.
Яр Чаллы, Түбән Кама, шулай ук Татарстаныбызның төрле районнарында яшәүче Ибатуллиннар гаиләсе өчен әлеге язма зур истәлек булып калсын иде. Хәбәрсез югалган әтиләренең, бабаларының, якын туганнарының каберләрен тапмаучылар да өметләрен өзмәсеннәр.
Туган җирләренә әйләнеп кайтмыйча, еракларда ятып калган сугышчыларыбыз да рәнҗеп ятмасын иде. Алар онытылмый, һаман истә. Аларны сагыналар, көтәләр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев