900 көнгә сузылган мәхшәр
Ленинград блокадасы 871 көн дәвам иткән. Бу шәһәр тарихында иң авыр көннәр санала. Халык 900 көн буена диярлек иза чиккән, ачлыктан һәм немецлар пулясыннан йөз меңләгән кеше үлгән (кайбер мәгълүматлар буенча 1 миллионнан да ким түгел), бу елларда алар тарафыннан күпме батырлыклар күрсәтелгән.
Бу мәхшәрле көннәрдән соң бик күп вакытлар узгач, күп тарихчылар әлеге канкоешны булдырмый калып булыр идеме икән дип уйлана. Юктыр. Чөнки Ленинград Гитлер өчен «майлы калҗа» булган. Монда сугыш вакытында союзниклардан ярдәм килеп торган Балтыйк флоты, Мурманскига, Архангельскига юл... Ленинград бирелгән булса, ул бөтенләй җир йөзеннән юк ителгән булыр иде, диләр тарихчылар.
1944 елның 27 гыйнвары шәһәрнең тулысынча азат ителгән көне дип исәпләнә. Бу көнне Ленинградта бәйрәм салюты атыла.
Әлеге дата безнең Комсомолец поселогында да игътибардан читтә калмады – «Блокадада калган Ленинград» дип аталган видеодәрес уздырылды. Шул темага китап күргәзмәсе оештырылды, презентацияләр һәм ул елларны чагылдырган кинофильмнардан өзекләр күрсәтелде. Соңыннан мәктәп укучылары һәм укытучылар сугыш корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Анна ШӘРИФЬЯНОВА.
Комсомолец поселогы.
Фото Анна Шәрифъяновадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев