Югары Суыксуда 87 яшьлек бабай йортсыз калды
2 март көнне иртәнге якта янгын сүндерүчеләр Югары Суыксу авылының Үзәк урамында агач йорт януы турында хәбәр алалар. Кызганычка, сүндерүчеләр килгәндә йорт тулысынча ялкынга чорналган була. Тикшерүдән күренгәнчә, 87 яшьлек бабай бу йортта ялгызы гына яшәгән. Газ конфоркасын кабызганда ул сүнеп, газ чыгып торган. Икенче тапкыр кабызыр өчен шырпы сызганда...
2 март көнне иртәнге якта янгын сүндерүчеләр Югары Суыксу авылының Үзәк урамында агач йорт януы турында хәбәр алалар. Кызганычка, сүндерүчеләр килгәндә йорт тулысынча ялкынга чорналган була. Тикшерүдән күренгәнчә, 87 яшьлек бабай бу йортта ялгызы гына яшәгән. Газ конфоркасын кабызганда ул сүнеп, газ чыгып торган. Икенче тапкыр кабызыр өчен шырпы сызганда чыгып торган газга ут капкан һәм якын-тирәдәге янучан предметларга күчкән. Бабай үзе йорттан чыгарга өлгереп калган, яну җәрәхәтләре алмаган. Йортын югалткан бабай хәзер яшәргә оныгына күчәр дип планлаштырыла, дип хәбәр итәләр күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев