Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

50 ел бергә тормыш сукмагыннан

Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Кнәз авыл җирлегендә урнашкан Сосновый Бор поселогында яшәүче Исмәгыйловлар гаиләсе инде 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.

Мөнир әфәнде тумышы белән «Татарстан» совхозы поселогыннан. Ул - 40 еллык хезмәт стажлы энергетик белгече. Хәзерге көндә «Татарстанның атказанган энергетик белгече» дигән мактаулы исеме бар, үзе хезмәт ветераны да. Тәслимә ханым Куады авылында туып-үскән. Аның җилкәсендә 42 еллык хезмәт тәҗрибәсе тупланган, ул - хезмәт ветераны гына түгел, китапханә эше буенча алдынгы хезмәткәр дә.

Ерактагы 1965 елда танышалар яшь йөрәкләр. Әҗмәкәй авылына энергетик белгече булып эшкә килгән егет биредә авыл советы секратаре булып эшләүче калын, озын толымлы Тәслимә исемле кызны бик ошата. Мөнир әфәнде яшь вакытында аеруча тәвәккәл була - Тәслимә ханымны ошатып йөрүче авыл егетләре шактый булуга карамастан, насыйп ярын үзенең кәләше итеп әйтә, берничә айдан өйләнеп тә куя. Сабыр холыклы, кешелекле, яшьләргә үрнәк итеп куярлык Исмәгыйловлар гаиләсендә бер малай дөньяга аваз сала. Игелекле ата-ана үз балаларын да акыллы, кайгыртучан, игътибарлы, итеп тәрбиялиләр, югары белем бирәләр. Хәзерге көндә уллары Илдар матур тормышта гомер кичерә. Ә Тәслимә ханым белән Мөнир әфәнде пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бер-берсенең җан җылысын тоеп, оныклар шатлыгына куанып, ярты гасыр тату гомер кичерә.

- Вакытның узганы сизелмәде дә - 50 ел 50 көн кебек үткән дә киткән. Аллага шөкер, тигез булдык, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы-тәүфыйклы улыбызны үстердек. Ходай гомерне биреп, яшәсәк иде әле. Тормышлар бик яхшы, бик рәхәт бит хәзер, - диләр алар.

Тәслимә ханым белән Мөнир әфәнде Исмәгыйловларга сокланмаган кеше юктыр. Әйе, 50 ел бергә бер тормыш сукмагыннан атлау аз гомер түгел. Тормышның бит аның төрле вакыты бар. Әмма бу гаиләгә карап, биредә тынычлык хөкем сөрүен, бер-берсенә юл биреп яшәгәнлекләрен аңларга була.

Ярты гасыр бер-берсенә таяныч, терәк булып гомер кичерүче парны бу матур вакыйга - алтын туйлары белән Яр Чаллы ЗАГС бинасында район үзәк китапханәләре челтәре җитәкчесе Гүзәл Шакирова да котлады. Әлеге изге бәйрәм уңаеннан, шулай ук, 1976-2006 кадәр «Татарстан» совхозы поселогы китапханәсе мөдире булып эшләгән алдынгы хезмәткәр - Тәслимә Исмәгыйловага район Башкарма комитеты исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган Исмәгыйловлар гаиләсенә алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмавын, балалар һәм оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев