Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

24 сентябрьдә Корбан бәйрәме

Быел Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә. Шул уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасының җыелышы уздырылды. Җыелышта нисаб күләмен билгеләделәр. Ул быел 17 мең сум булыр дип килештеләр. Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала.Шулай ук бәйрәм...

Быел Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә.

Шул уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасының җыелышы уздырылды. Җыелышта нисаб күләмен билгеләделәр. Ул быел 17 мең сум булыр дип килештеләр. Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала.Шулай ук бәйрәм намазын уку вакыты расланды. 24 сентябрьдә Казанда кояш 5 сәгать 31 минутта чыга, бәйрәм намазы иртәнге сәгать 6да башлана. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла һәм өч көн дәвам итә. Корбанлык ите өч өлешкә - корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә.

http://shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/11192-24-sentyabrdә-korban-bәyrәme.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев