Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2022 ел уңышына нигез салучылар 

С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык орлыкчылык тармагы буенча республика игенчеләренә үрнәк итеп куярлык. Бу хакта үткән ел шушы хуҗалыкта басу-кыр форматында уздырылган республика зона семинарында «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров семинар-киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Орлыкчылык белән шөгыльләнүче һәр хуҗалык Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктагы шикелле орлык склады булдырырга тиеш. Бу хуҗалыкта басу-кырларда, ындыр табагында, орлык складында барлык эшләр дә агротехник таләпләрне үтәп башкарыла, сәйдәшлеләрдән үрнәк алыгыз», – дигән иде. 

Агротехник чараларны үз вакытында һәм төгәл башкару нәтиҗәсендә Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта 2021 елда, кырыс табигый шартларга да карамастан, бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 27,1 центнер уңыш җыеп алынды. 
Хуҗалыкның ындыр табагында эш гөрли. Биредә орлык калибрлау зур темплар белән бара. 2022 ел уңышы өчен биредә сабан бодаеның (язгы бодайның) элиталы Ульяновская-105 сортлысын 1000 тонна, Экада-214 сортлысын 150 тонна, Бурлак сортлысын 150 тонна, арпаның язгы элиталы сортлары: «Нур»ны – 442 тонна, «Надежный»ны – 521 тонна, «Лидар» сортлысын 60 тонна һәм язгы рапсның «Юлдаш» сортын 46 тонна сатуга әзерләп куйганнар. Сатуга барлыгы 2600 тонна чәчүлек орлык әзерләп куелган. Һәм, әйтергә кирәк, ул уңышлы реализацияләнә. Хуҗалыкның орлык складларыннан югары сыйфатлы, элиталы орлыклар район, республика һәм башка төбәкләргә агыла. 

Җиз иләктән үткән орлыклар
Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар ел тәүлегенә ял, бәйрәм көннәре белән исәпләшмичә эшли.
– Максатыбыз уртак – югары сыйфатлы мул уңыш алу. Моның өчен ел әйләнәсенә хезмәт куярга туры килә. Язгы чәчүдән башлап кара көзгәчә басу-кырлардан кайтып кермибез. Язгы чәчү, тырмалау, басу-кырларны ашлау, үсемлекләрне яфрактан һәм тамырдан тукландыру, чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә, кимерүчеләргә каршы чаралар күрү, төрле авыруларга каршы көрәшү... Ашлык ындыр табагына кайткач биредә эш кыш айларында да тыныч тормый. Хәзерге вакытта чәчүлек орлыкны 26лы иләктән уздырабыз. Безнең ындыр табагында чәчүлек орлык, халык әйтмешли, җиз иләк аша узгач кына кулланучыга барып ирешә. Шуңа да даими клиентларыбыз бар», – ди С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык директоры Марат Сафин.
Хуҗалык җитәкчесе белән сөйләшеп утырганда элиталы орлык алырга килүчеләр керде. Әлмәт районыннан «Союзагро» ҖЧҖнең коммерция бүлеге башлыгы Игорь Родионов белән баш агроном Раушан Галиев сыйфатлы орлык алырга килгәннәр. «Үткән ел  Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан «Скипетр» орлыгын сатып алган идек. Уңышы яхшы булды. Быел 200 тонна арпа һәм 100 тонна сабан бодае орлыгы алырга дип килдек. Сәйдәшлеләр белән эшләве җиңел, алар ышанычлы партнерлар да», – ди агроном Раушан Галиев.

Уңышка нигез салучылар
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта хезмәт куючыларның күбесе, бәлки әле барысы да, шушы җирлектә туып-үскән кешеләр. Биредә рәхәтләнеп эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре ел әйләнәсенә кайнар ризык белән сыйлана. Мерәс ашханәсендә үзләренең басу-кырларында үскән бодайдан хуш исле күмәч салына. Үз хуҗалык фермаларында асралган терлек итеннән аш-су әзерләнә. Хуҗалык җитәкчелеге тарафыннан хезмәткәрләргә, гомумән, җирлектә яшәүче халыкка төрле яклап игътибар зур булуын да Иске Абдул җирлеге халкы һәрдаим әйтеп тора. Шуңа да сәйдәшлеләр эшнең тәмен, кадерен беләләр булса кирәк. 
Орлык склады мөдире, тракторчы, калибрлаучы машинист Мөнир Насыйров ярдәмчесе Айрат Бәхтияров белән бик җаваплы вазифа башкара. Ындыр табагында хезмәт куючы – орлык калибрлаучы Флүр Габидуллин, Рифкать Сәгыйдуллин, Фәнил Дәүләтшин, Фәндүс Харисов, орлык склады мөдире Илсөяр Сәгыйдуллина үзләренә булган зур ышанычны аклау өчен тырышып хезмәт куялар. Ындыр табагында орлык агулаучы, бөртекләрне капчыкларга тутырып торучы Игорь Жаков та үз эшен яратып башкара. «Халыкның сәламәт булуы, мул тормышта яшәве бездә җитештерелә торган орлыкның сыйфатлы булуына нык бәйләнгән. Без зур вазыйфаны иңебезгә алуыбызны аңлыйбыз. Ел әйләнәсенә намус белән эшлибез», – ди хуҗалык агрономы Нуриман Мәүләвиев. 
«Бу ир-егетләр – булачак иген уңышына нигез салучылар. Алар ел буена ындыр табагында барлык эшне башкаралар. Үзләре тыйнак. Яшь буынга үрнәк булырлык», – дип игенчеләрнең күңелен үстерә дә белә Марат Сафин. «Бер тонна чәчүлек орлыкны бер мең тоннага җиткерү өчен кимендә 3 ел кирәк. Орлыкның сыйфатын яхшырту өчен авыл хуҗалыгы тармагы галимнәре, Мәскәү, Ульяновск, Казан шәһәрләрендәге фәнни-тикшеренү институты, селекция станцияләре белән кулга-кул тотынып, үзара киңәшләшеп эшлибез. Бездә орлыкның районлаштырылган – безнең климат шартларына яраклаштырылган төрләре үстерелә. Шуңа да  орлыклар яхшы реализацияләнә. Бу юнәлештә эшне дәвам итәбез», – ди аның урынбасары Тимур Сафин, үз җирлеген, үз хезмәтен яратучы белгеч.    

Киләчәкне кайгыртып
С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин: «Авылның киләчәге булсын, тагын да үссен дип алга карап эш итәбез. Үз җирлегебездә туып-үскән яшьләрнең укып, һөнәр алып туган җиребезгә кайтып яшәве, эшләве – зур бәхет. Авылның гына түгел, район данын яклаучы спортчы егет Раиф Сәйфуллин аграр университетта укый. Ул тәҗрибә тупларга һәрвакыт үз хуҗалыгыбызга кайта. Быелгы кышкы каникулын да биредә – ындыр табагында эшләп уздыра. Ике стипендиатыбыз аграр университетта белем ала. Алар югары белемле яшь белгечләр булып кайтачак. Димәк, безнең киләчәгебез өметле», – ди горурлык хисләре белән. 
Әнә шундый, бар яктан да башкаларга үрнәк булырлык ул С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык.

 / Автор фотосы. 


 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев