Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 елдан атмосферага күпме зарарлы матдә чыгарылуын исәпкә алу таләбе кертелә

Беренче категориягә керүче барлык объектларда, шул исәптән, чүп яндыру заводларында автоматик контроль датчиклары куелырга тиеш булачак. 2019 елдан әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы чыганаклары булган беренче категориягә керүче барлык объектлар автоматик контроль датчиклары белән җиһазланырга тиеш булачак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте...

Беренче категориягә керүче барлык объектларда, шул исәптән, чүп яндыру заводларында автоматик контроль датчиклары куелырга тиеш булачак.

2019 елдан әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы чыганаклары булган беренче категориягә керүче барлык объектлар автоматик контроль датчиклары белән җиһазланырга тиеш булачак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Республикасы буенча Росприроднадзор вәкиле Елена Попова хәбәр итте.

Комитет рәисе Таһир Һадиев җитәкчелегендә бүген "Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында" 400-5 нче санлы Татарстан Республикасы закон проекты турында сүз барды. Аны депутат Артем Прокофьев тәкъдим иткән иде. Аның төзәтмәләре торак пунктлар территорияләрендә чүп яндыру заводлары төзелешен һәм аларның торак пункт чикләреннән 10 км дан якынрак урнашуын тыюга кагылышлы булган. Бу уңайдан, шактый киң дискуссия җәелдерелде.

"Объект гамәлгә кертелгәч тә, 2019 елдан әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире булган барлык беренче категория объектларда автоматик контроль датчиклары куелу таләбе кертелә. Шул рәвешле, атмосферага чыгарылучы зарарлы матдәләр күләме исәпкә алынып барачак. Нәтиҗәләре тирә-як мохиткә тискәре тәэсирле обектларның дәүләт реестрына билгеле бер тәптиптә кертелеп барачак", - дип белдерде Елена Попова. Ул чүп яндыру заводының беренче категориягә керүче объект булып саналуын әйтте.

Аның сүзләренчә, әгәр башкарма хакимият органнары теләк белдерсә, мониторинг нәтиҗәләре массакүләм мәгълүмат чараларында, онлайн режимында Экология министрлыгы, Казан башкарма комитеты сайтында, урын алачак. Барысы да контроль системасы ничек төзелүенә бәйле булачак", - диде Елена Попова.

"Татар-информ" депутатлар чүп яндыру заводының эш технологияләренә җитди карарга кирәклеген белдерде дип хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев