Вакыт ашыктыра: урак һәм көзге чәчү көтми
Августның соңгы көннәрендәге явым-төшемнәр комбайннар эшен туктатты. 31 августта «Кама» агрофирмасында гына 4 гектар бодай суктыра алдылар. Гомумән алганда, 1 сентябрьгә районда бөртекле культураларның 70 проценты урып-җыелды, тагын 13 мең гектар игеннәрне җыеп аласы бар. Уртача уңыш гектардан 28 центнер чыга. «Алмаз» хуҗалыгы игенчеләре урып-җыюны һәм көзге чәчүне уңышлы төгәлләделәр...