Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Вакыт ашыктыра: урак һәм көзге чәчү көтми

Августның соңгы көннәрендәге явым-төшемнәр комбайннар эшен туктатты. 31 августта «Кама» агрофирмасында гына 4 гектар бодай суктыра алдылар. Гомумән алганда, 1 сентябрьгә районда бөртекле культураларның 70 проценты урып-җыелды, тагын 13 мең гектар игеннәрне җыеп аласы бар. Уртача уңыш гектардан 28 центнер чыга. «Алмаз» хуҗалыгы игенчеләре урып-җыюны һәм көзге чәчүне уңышлы төгәлләделәр...

Августның соңгы көннәрендәге явым-төшемнәр комбайннар эшен туктатты. 31 августта «Кама» агрофирмасында гына 4 гектар бодай суктыра алдылар. Гомумән алганда, 1 сентябрьгә районда бөртекле культураларның 70 проценты урып-җыелды, тагын 13 мең гектар игеннәрне җыеп аласы бар. Уртача уңыш гектардан 28 центнер чыга. «Алмаз» хуҗалыгы игенчеләре урып-җыюны һәм көзге чәчүне уңышлы төгәлләделәр һәм киләсе ел уңышы өчен җир эшкәртәләр. Авыл хуҗалыгы эшләре «Гигант», «Кама Бекон», Сәйдәшев исемендәге, «Ярыш» хуҗалыкларында яхшы оештырылган. Урып-җыю төгәлләнү алдында. Әмма «Биклән», «Ирек» хуҗалыкларына, «Тимерхан» агрофирмасына эш темпын бермә-бер арттырасы бар. Аларда бөртеклеләр мәйданының нибары 37-31 проценты гына җыеп суктырылган.

Көзге чәчүнең дә оптималь вакыты үтеп бара. 1 сентябрьгә чәчү мәйданының 46 процентка гына үтәлүе борчу тудыра. Бу эш «Камский», Тукай азык-төлек корпорациясе, «Биклән», «Кама Бекон» хуҗалыкларында акрын бара, чәчү планда каралганның өчтән бер өлешендә генә үткәрелгән. Ә менә «Ирек», «Тимерхан» агрофирмасында чәчүгә бөтенләй керешмәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак көзге чәчү