Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тукай районы көрәшчесе Илназ Рамазанов Тамбов шәһәрендә узган Россия беренчелегенннән көмеш алып кайтты

20-21 апрель көннәрендә Тамбов шәһәрендә Россия беренчелегенә билбау көрәше ярышы узды. Тукай районы егете, бик зур өметләр баглаган көрәшчебез Илназ Рамазанов ярышларда Татарстан җыелма командасы составында Тукай районы данын яклады. Һәм көмеш медаль белән бүләкләнде. Илназ хәзерге вакытта өендә - Биклән авылында. Тренеры Марат Мөхәммәдиев белән көрәш тренировкаларын дәвам итәчәк....

20-21 апрель көннәрендә Тамбов шәһәрендә Россия беренчелегенә билбау көрәше ярышы узды. Тукай районы егете, бик зур өметләр баглаган көрәшчебез Илназ Рамазанов ярышларда Татарстан җыелма командасы составында Тукай районы данын яклады. Һәм көмеш медаль белән бүләкләнде.

Илназ хәзерге вакытта өендә - Биклән авылында. Тренеры Марат Мөхәммәдиев белән көрәш тренировкаларын дәвам итәчәк. Ярышлар травмаларсыз узган, шулай да "Якты юл" газетасына биргән әңгәмәсендә тезләрен авырттырганын әйтте. Россия беренчелегендә үзенең көндәше белән көрәшүе видеоязмасын да ул махсус газета сайты өчен яздырып алып кайтты. Илназга тиз арада савыгырга һәм спортта зур уңышларга ирешүен теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Тукай районы көрәшчесе Илназ Рамазанов Тамбов шәһәрендә узган Россия беренчелегенннән көмеш алып кайтты

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев