Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Татарстан Кроссы – 2017“ ярышында 3500 дән артык тукайлы катнашты

Бу ялларда Татарстан Республикасында "Татарстан Кроссы - 2017" массакүләм ярышлары узды. Тукай районында төп ярыш Новый поселогында үткәрелде. Кросста Әҗмәкәй авыл җирлегенең барлык учреждениеләре, шулай ук район Советы һәм башкарма комитеты, район суды хезмәткәрләре, спорт сөюче райондашлар актив катнашты. Кроссның ачылу тантанасында район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район Советы аппараты...

Бу ялларда Татарстан Республикасында "Татарстан Кроссы - 2017" массакүләм ярышлары узды. Тукай районында төп ярыш Новый поселогында үткәрелде. Кросста Әҗмәкәй авыл җирлегенең барлык учреждениеләре, шулай ук район Советы һәм башкарма комитеты, район суды хезмәткәрләре, спорт сөюче райондашлар актив катнашты.

Кроссның ачылу тантанасында район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район Советы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илнур Гәрәев катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар үз яшь үзенчәлекләре буенча грамота һәм кубоклар белән бүләкләнде.

Татарстан кроссының иң өлкән йөгерүчесе Мансур Гайнетдинов, шулай ук иң кечкенә спортчылары Ләйлә Нуретдинова, Асия Василова, Самир Шәйдуллин һәм Илгиз Фәсхәевкә махсус дипломнар тапшырылды.

Тукай районында ярышларда барлыгы 3500 дән артык кеше катнашты, дип хәбәр итә муниципаль районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге.

Фоторепортажны БИРЕДӘ карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев