Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Татар көрәшен Россиягә танытты

Ике тапкыр Россия, дүрт тапкыр Татарстан чемпионы булган атаклы көрәшчебез Раббани Шәриповның 80 яшьлек юбилей тантанасына, Иске Абдул авылына, күз ачкысыз бураннан курыкмыйча, ерак араларны якын итеп, күп кенә көрәштәш дуслары, җанатарлары һәм яшь көрәшчеләр килгән. Тантана, гадәттәгечә, мәктәпнең спорт залында көрәшчеләр парады белән башланып китте.

Дикторның ягымлы тавышы ишетелә: «Раббани абый! Чәчләреңә чал керсә дә, кырау төшмәс сезнең йөрәккә, сезнең яшьлек мәңге сүнмәс ялкын, ул кабынды дәртле көрәштә». Тамашачылар һәм көрәшчеләр алкышлап, мөхтәрәм аксакалны залның түренә чакыралар.
- Спортның татарча көрәш төрен киң җәмәгатьчелеккә, Россия киңлекләренә таратудагы эшчәнлегегез бәяләп бетергесез. Үзегезнең табигый көчегез һәм сәләтегез белән татар көрәшен яңа биеклеккә күтәрдегез, - дип котлый Раббанины һәм яшь буынны сәламәт, көчле итеп тәрбияләүдә уңышлар тели ТРның татар-башкорт спорт көрәше федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин. Ул ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, татар-башкорт көрәше республика федерациясе башлыгы Марат Әхмәтовның Раббанига җылы котлау хатын игълан итә.
Район башлыгы Васил Хаҗиев та котлау хаты җибәргән. Озак еллар мәйдан тоткан, биек үрләр яулаган баһадирыбыз Раббанига изге, игелекле теләкләр белән сугарылган иде ул. Аны район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы - район көрәш федерациясе җитәкчесе Хәйдәр Сабитов көчле алкышлар белән иясенә тапшырды.
Көрәшче батырыбызга иң зур бүләк, минемчә, халык мәхәббәте, халык яратуы. Моны аның көрәштәш дусларыннан еш ишетәсең. РСФСРның атказанган спорт остасы, күп мәртәбә Чаллы Сабан туе батыры Рәкыйп Хәмитов та, Чаллы һәм район Сабантуйларының беренче батыры Нәгыйм Мөҗәһитов та, Минзәлә көрәшчесе Мәүләветдин Закиров та чыгышларында Раббанины үз остазлары итеп санауларын, келәмдә көндәшенең гаять игътибарлы, чын мәгънәсендә әдәпле, тәртипле булуын, хәрәмләшүнең нәрсә икәнен белмәвен, бары тик үз көче белән җиңүләр яулавын, аның чын-чынлап татар халкының мәшһүр батырына әверелүен әйттеләр. ТР атказанган тренеры, Россиянең спорт остасы Фрил Әхмәтов Раббанине татар халкының йөзек кашы дип бәяләде. Аның үрнәгендә дистәләрчә көрәшчеләр тәрбияләнде. Кама аръягында Раббани кебек батырлар сирәк. Аларны барлап, туган җирләрендә бюстлар эшләп куясы, Сабан туе батырларының галереясен төзисе, «Раббани фонды» булдырасы иде. Болар яшьләребезне халык батырлары үрнәгендә тәрбияләүдә үтемле чара булыр иде дигән теләк-тәкъдимнәре белән чыгыш ясады.
Шунысы яхшы: Раббани үзе яшәгән авылда аның кубогына ел саен малайлар арасында көрәш ярышлары оештырыла. Колачы елдан-ел киңәя. Татарча көрәш спортын җаны-тәне белән сөючеләр Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Марат Сафин һәм Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафиналарның ярышучыларны һәрчак куәтләп, иганәчелек ярдәме күрсәтүләре яшьләрдә алга таба омтылыш, үз көчеңә ышаныч һәм өмет тудыра.
Ярышларда 77 яшүсмер катнашты. Алар Тукай, Минзәлә, Актаныш районнарыннан иде. Үз үлчәү авырлыкларында Иске Абдулдан - Марат Газетдинов (30кг), Илгиз Дәүләтгәрәев - (40кг), Мәләкәстән - Ильяс Сабирҗанов (33кг), Алмаз Хәлиуллин (50кг), Комсомолдан - Айнур Салихов (36кг), Круглое Поле поселогыннан - Азамат Гайнетдинов (45кг), Бикләннән - Фәнил Әхмәтшин (53кг), Радик Дусманов (70кг), Түбән Суыксудан - Гаяз Хафизов (60кг), Хуҗамәттән - Дальмир Талыйпов (65кг), Данил Гәрәев (70кг) җиңүчеләр дип танылдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә яңа уңышларга ирешүләрен телибез.
Команда ярышларында беренче урынны - Иске Абдул гомуми белем бирү мәктәбе яшүсмерләре, икенче урынны - Минзәлә районы, өченче урынны Мәләкәс мәктәбе укучылары яулады. Иске Абдул көрәшчеләре Раббани Шәриповның күчмә кубогына ия булдылар, җиңүчеләргә бүләкләр, Мактау кәгазьләре тапшырылды. Ил батырына лаеклы алмаш үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев