Спорт
Полиатлон буенча район беренчелеге узды
Яңа поселогында интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булып калган якташларыбыз истәлегенә багышланган полиатлон буенча район беренчелеге үтте. Ярышларда 13 район мәктәбе арасыннан барысы бергә 70тән артык кеше катнашты. Егетләр 2 км дистанцияне чаңгыда узды, тартылды, пневматик винтовкадан атты, ә кызлар 2 км дистанцияне чаңгыда үтте, пневматик винтовкадан атты, гәүдәне күтәрүдә көч...
Яңа поселогында интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булып калган якташларыбыз истәлегенә багышланган полиатлон буенча район беренчелеге үтте. Ярышларда 13 район мәктәбе арасыннан барысы бергә 70тән артык кеше катнашты. Егетләр 2 км дистанцияне чаңгыда узды, тартылды, пневматик винтовкадан атты, ә кызлар 2 км дистанцияне чаңгыда үтте, пневматик винтовкадан атты, гәүдәне күтәрүдә көч сынашты. Шәхси беренчелектә егетләр арасында Артем Кожевниковка («Татарстан» совхозы поселогы), Азат Гәрәевкә (Яңа поселогы), Айнур Фәсхетдиновка (Сәмәкәй) тиңнәр булмады. Ә кызлар арасында призлы урыннарда Язилә Шәймәрдәнова (Түбән Суыксу), Элиза Шәмсиева (Сосновый Бор) калдылар. Командалар арасында беренче урынга Кнәз мәктәбе лаек дип табылды. Икенче һәм өченче урыннар Яңа поселогы һәм Калмаш мәктәпләре укучыларына бирелде.
Фотолар район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев