Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Нәтиҗәләр мактанырлык

Татар-башкорт көрәше буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил призына үткән республика турнирында район данын яклап, призлы урыннар яулап кайткан өч көрәшчегә атналык киңәшмәдә район хакимияте исеменнән акчалата бүләккә сертификатлар тапшырылды.

Республика турнирына көчләрен сынарга спортчылар Татарстанның барлык районнарыннан да килгәннәр иде. Бер авырлык категориясендә генә дә дистәләгән көрәшче катнашты. Безнекеләрнең нәтиҗәләре чыннан да мактанырлык. 65 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында Борды егете, Кама автомеханика техникумы студенты Дмитрий Левашов икенче урынны алды. Узган ел ул ТР чемпионатында өченче урынны яулаган иде. Яңа поселогы егете, "Кама-Бекон" ҖЧҖдә ветеринария табибы булып эшләүче Руслан Әюпов быел 70 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында республикада җиңүче булды. Узган ел ул дүртенче, 2010 елда икенче урынны яулаган иде. Көрәшченең спорт өлкәсендәге тагын бер олы казанышы - тиешле нормативны үтәп, быел ул ТРның спорт мастеры исемен алуга иреште. 90 килограммга кадәргеләр белән бил алышкан Түбән Суыксу егете Раиф Нигъмәтуллин республикада дүртенче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турнир