Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Муниципаль хезмәткәрләр спортта көч сынашты

Иртәгә муниципаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан узган атнада Сосновый Бор поселогы спорт комплексында муниципаль хезмәткәрләрнең II район спартакиадасы узды. Район хакимияте бинасында, авыл җирлекләре башкарма комитетларында эшләүчеләр, көндәлек хезмәт киемен спорт костюмына алыштырып, җитезлектә, тизлектә һәм осталыкта көч сынашты. Ярышларны Тукай муниципаль районы аппарат җитәкчесе Әсхәдә...

Беренче шундый район спартакиадасы узган елны үткәрелгән иде, ул вакытта да тукайлылар ярышларда актив катнашты. Быел спартакиадада өстәл теннисы, пневматик винтовкадан ату, бадминтон, гер спорты, шашка, дартс һәм турникта күтәрелүдә хезмәткәрләр үзләренең көчен күрсәтте. Кагыйдә буенча һәр катнашучы икедән дә артык төрдә катнаша алмады. Ярышларга балалар белән килүчеләр дә бар иде. Сабыйлар өчен аерым программа әзерләнмәсә дә, алар һәр спорт төрен үзләренчә уйнап, бергә биеп, күңел ачып йөрделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева бу уңайдан спартакиада оештыручыларына тәкъдим белән чыкты:

- Әйдәгез, икенче елга спартакиаданы киңрәк масштабта, гаилә бәйрәме итеп оештырыйк. Муниципаль хезмәткәрләр, ял көнне баламны кайда калдырыйм икән дип борчылып түгел, ә спартакиадага балалары белән килсеннәр. Сабыйлар өчен аерым спорт мәйданчыгы әзерләп, алар өчен дә ярышлар кертүне уйларга кирәк, - диде Гөлнара Фердинантовна.

Берничә муниципаль хезмәткәрдән ярышта катнашу барышында блиц-сораштыру уздырдык. Менә нәрсә диделәр алар.

Илүзә Шамилова,
Боерган авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:

- Былтыр да дартста катнашкан идем, быел да менә үз көчемне тагын бер тапкыр сынап карарга булдым. Узган елны шулай ук винтовкадан ату буенча III урын алдым. Кышын чаңгыда йөрергә, җәен йөгерергә, җәяү йөрергә яратам.

Гөлнара Ганиева,
район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:

- Мәктәптә мин баскетбол уйный идем, һәм бик әйбәт. Чаңгы ярышларында да гел катнаштым, хәтта разрядым да бар. Спорт белән шөгыльләнү көн дә тәтемәсә дә, үземне физик яктан актив кеше дип саныйм. Сабан туенда кул көрәшендә катнашам. Әлбәттә, авылның алдынгы хезмәтчәннәре мине шундук егып сала, шулай да ярышларда була торган шушы азарт, үзара дус булып, җиңүгә омтылу бик ошый.

Алсу Шәйдуллина,
финанс-бюджет палатасы белгече:

- Шашканы яхшы уйныйм дип саныйм. Ярышларда катнашкан юк иде. Узган елны шахмат буенча көч сынаштылар, ә быел менә шашка барлыгын белгәч, бик теләп ярышка язылдым.

Әсхәдә Наврозова,
район аппараты җитәкчесе:

- Спортны бик яратам. Университетта укыганда мин волейбол буенча җыелма команда составында идем. Спорт бит ул сәламәтлеккә файда итеп кенә калмый, ә яхшы кәеф тә бирә, акыл эшчәнлеген дә яхшырта.

Спартакиаданың җиңүчеләре исә түбәндәгеләр, алар кубок, медаль һәм спорт кибетенә сертификатлар белән бүләкләнде.

Спартакиада җиңүчеләре турында моннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев