Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мәүлет Хисамиев кабаттан төбәк федерациясен җитәкли

Һәр елны август ае урталарында, спортчыларның яраткан бәйрәмнәре – «Физкультурачылар көне» билгеләп үтелә. Минем бу язмам физкультура-спорт эшенә гомеренең 45 елын багышлаган, Кама аръягы шәһәр-районнары арасында күпләргә таныш, хөрмәткә лаек шәхес Мәүлет Галимҗан улы Хисамиев турында. Күптән түгел генә ул яңадан шушы төбәкнең милли спорт уеннары буенча спорт федерациясе рәисе итеп сайланды.

Шушы көннәрдә Әгерҗе шәһәрендә, Кама аръягына караган шәһәр, районнарның физкультура-спорт оешмалары җитәкчеләре, тренерлар, инструкторлар, күренекле спортчылар катнашында федерациянең отчет җыелышы булып үтте. Анда Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Менделеев, Әгерҗе, Минзәлә, Сарман, Зәй, Тукай, Түбән Кама, Актаныш районнарыннан килгән вәкилләр – барысы 150 кеше катнашты. Эшлекле һәм җитди сөйләшү булды. Федерацияне 5 ел дәвамында җитәкләгән Мәүлет Хисамиев башкарылган эшләргә йомгак ясады.
Ул үз чыгышында Кама аръягы шәһәр, район физкультура-спорт сөючеләре арасында татар милли көрәше, гер күтәрү, футбол-волейбол, аркан тартышу, кул көрәштерү, җиңел атлетика, чаңгыда чабу, өстәл теннисы, шахмат-шашка буенча ярышларның, ат чабышларының бик кызыклы булып, күп халык катнашында үтүен әйтеп узды. Җәйге-кышкы спартакиадаларда Тукай, Сарман, Актаныш, Алабуга районнары спортчыларының аерылып торуын, актив булуларын ассызыклады. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Кама аръягы авыл-районнары спортчылары бүген дә Татарстан Республикасы буенча үткәрелә торган спорт ярышларында призлы урыннарны яулыйлар. Бу спорт җыенында Мәүлет Хисамиев федерация исеменнән иң көчле спорт җитәкчеләренә, спорт ярышларында җиңүчеләргә диплом-грамоталар тапшырды, аларны котлап, алдагы спорт бәйрәмнәрендә, ярышларда актив катнашырга чакырды.
Бу җыенда бик мөһим эш каралды, монда яңадан биш елга – 2019 елдан 2024 елга кадәр спорт комитеты федерциясе җитәкчесе сайланды. 9 районнан килгән спорт җитәкчеләре, оештыручылары арасыннан 3 кешенең кандидатуралары тәкъдим ителде: Алар арасында Минзәлә районыннан Ильдар Гайнетдинов, Сарман районы егете Гәрәев Фәнис һәм бүгенге көнгә кадәр спорт комитеты федерациясен җитәкләгән Мәүлет Хисамиев булды. Әйтергә кирәк, аларның һәркайсы – үз районнарында физкультура-спорт эшен менә дигән итеп оештыручылар. Сайлауларда катнашкан 150 кешенең 92 се үз тавышларын Мәүлетҗан Хисамиевка бирделәр һәм ул алдагы 5 елда да федерацияне җитәкләячәк.
Мин үзем 1978 -1990 елларда атаклы КамАЗ спорт клубының эшен башлап җибәргән идем. Хәзерге көндә заводның физкультура-спорт эшләре буенча ветераннар Советын җитәклим. Ул чагында без СССР дәүләтенең төрле почмакларыннан, союздаш республикалардан җыелган, физкультура-спорт яратучы комсомол-яшьләр идек. Шул елларда мин Мәүлет Хисамиев белән таныштым. Армиядән кайткач, ул КамАЗның агрегатлар заводында спорт инструкторы булып эшләде. Үз эшен оста башкаручы иде. Ике ел эшләгәннән соң, аны КамАЗның автотранспорт идарәсенә спорт комитеты рәисе итеп билгеләделәр. Ул чорда әлеге идарәнең абруе зур иде. Мәүлет Хисамиев бу оешмада спорт эшен күтәрүгә көчен дә, вакытын да кызганмады. Идарә коллективы спорт ярышларында һәрвакыт беренче-икенче урыннарны яулады. Берничә ел эшләгәннән соң, аны Автозавод район Советының физкультура-спорт комитеты рәисе итеп билгеләделәр. Монда да ул спорт бәйрәмнәрен, ярышлар оештыруга бик күп көчен куйды. 
1985 елда күрше Менделеев районы оешып, Алабуга районыннан аерылып чыкты. Менә шушы вакытта Мәүлет Галимҗан улын Татарстан Республикасының Физкультура һәм спорт министрлыгына чакырып алалар һәм Менделеев шәһәре хакимиятенең спорт комитеты җитәкчесе итеп билгелиләр. Шушы районда ул 20 елдан артык физкультура-спорт комитетын җитәкләде. Ул елларда Менделеев районының спорт командалары республикакүләм ярышларда, бәйрәмнәрдә катнашып, бик күп призлы урыннар яулады. Әлеге өлкәдә башкарган фидакарь хезмәтләре өчен ул Татарстан Республикасының физкультура-спорт эше отличнигы дигән мактаулы исемгә лаек булды, дистәләгән мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнде. 
Тагын шуны да әйтәсем килә: Мәүлет Хисамиев – районда чыга торган «Якты юл» газетасының актив хәбәрчесе. Дистә еллар дәвамында авыл халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган, проблемаларын яктырткан кызыклы һәм актуаль язмалары белән сөендереп тора.
Мәүлет Галимҗан улы Хисамиев бүген дә үз көчендә. Ул Тукай районында үтә торган физкультура-спорт бәйрәмнәрен оештыруда булышып йөри. Үзләренең авыллары Оргыдыны да онытмый. Аның инициативасы буенча дүрт ел инде биредә кече авыл бәйрәме үткәрелә. Бүген спорт системасында хезмәт куйган барлык ветеран җитәкчеләр, тренерлар, спортчылар Мәүлет Хисамиевны «Физкультурачылар көне» белән ихлас күңелдән котлыйлар. Спорт федерациясенә җитәкчелек итүдә зур уңышлар, корычтай сәламәтлек, рух ныклыгы телиләр.
Язманы Россия спорт федерациясе, Татарстан Республикасының физкультура-спорт буенча атказанган эшлеклесе Фәрит Камил улы Мортазаев әзерләде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X