Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Лениногорскида үткән чаңгы ярышларында катнаштылар

27-28 гыйнвар көннәрендә Лениногорск шәһәренең «Юность» спорт комплексы базасында чаңгы ярышлары буенча II спартакиаданың республикакүләм этабы үтте. Анда мәгариф өлкәсенең мәктәптән тыш эшләү бүлекләрендә һәм ТР физкультура-спорт юнәлеше бердәмлекләрендә шөгыльләнүче укучылар көч сынашты. Безнең район данын мәктәптән тыш эшләү бүлеге яклап чыкты, шул исәптән 8 катнашучы һәм 1 өстәмә белем...

27-28 гыйнвар көннәрендә Лениногорск шәһәренең «Юность» спорт комплексы базасында чаңгы ярышлары буенча II спартакиаданың республикакүләм этабы үтте. Анда мәгариф өлкәсенең мәктәптән тыш эшләү бүлекләрендә һәм ТР физкультура-спорт юнәлеше бердәмлекләрендә шөгыльләнүче укучылар көч сынашты. Безнең район данын мәктәптән тыш эшләү бүлеге яклап чыкты, шул исәптән 8 катнашучы һәм 1 өстәмә белем бирү педагогы.

Барысы бергә ярышларда ТРның 19 муниципаль районыннан (Тукай, Түбән Кама, Балтач, Саба, Әгерҗе, Аксубай, Мамадыш районыннан һ.б. спортчылар) 2002-2003 һәм 2004-2005 елгы яшүсмерләр катнашты. Тукай районы командасы чаңгы ярышларында яхшы уен күрсәтте, яшьтәшләре белән аралашты, дип хәбәр итәләр районның мәктәптән тыш эшләү бүлеге белгечләре.

Фото район мәктәптән тыш эшләү бүлеге белгечләре тарафыннан бирелде.

Сезгә менә бу материаллар да кызыклы булырга мөмкин:

Чангы ярышларыннан фоторепортажны моннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев