Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Иң мөһиме – балаларның шат елмаюы

Быелгы кыш Иске Җирекле авылы халкы өчен бигрәк тә үзенчәлекле булып истә калыр. Ни өчен дигәндә, безнең авылыбызда да хоккей тартмасы барлыкка килде. Аның зурлыгы әллә ни мактанырлык булмаса да, авылыбыз балалары, яшьләре өчен монысы да - зур сөенеч. Кичләрен яшүсмерләр шунда хоккей уйнап, рәхәтләнеп тимераякларда шуды.

Авылыбызны районның үзенчәлекле бер почмагы дип әйтсәң, бер дә ялгыш булмас. Монда төрле милләт вәкилләре яши. Авыл халкы арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру максатыннан, «Дуслык» үзәге ачылды да инде. Монда балалар һәм яшьләр өчен генә түгел, ә өлкән яшьтәгеләр өчен дә төрледән-төрле түгәрәкләр эшләп килә. Моннан тыш, мәдәният үзәге һәрдаим кызыклы чаралар үткәреп тора, халык та чараларда актив катнаша башлады - шунысы сөендерә.
Хоккей тартмасы булдыру да - авыл халкын берләштерүдә бер адым. Балалар мәктәптән һәм түгәрәкләрдән соң да шугалакка килеп, рәхәтләнеп тимераякларда шуды, профессиональ шуучылар кебек төрле күнегүләр ясарга маташып, бер-берсе белән куышлы уйнадылар. Аларның шат, эчкерсез елмаюларын күрү - үзе бер бәхет бит.
Әлеге хоккей тартмасының авыл халкы көче белән төзелүен дә әйтеп китү мөһим. Шулай ук әлеге эштә булышлык күрсәткән Айдар Насыйбуллинга (кортны төзүдә җаваплы булды), авылыбыз өлкәннәре Әкрәм Җамалиев белән Михаил Борисовка, Рәис Мостафинга, Эльвера белән Рөстәм Миннигуловларга, Виталий Борисовка, авылыбыз депутаты Илшат Гыйльметдиновка, Руслан Низамовка һәм Айрат Салиховларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җирлекләрендә