Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә Муса Җәлил призына көрәш үтте

Әлмәт шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил призына татар-башкорт милли көрәше буенча республика ярышлары узды. Ярышларда барлыгы 51 командадагы 440 спортчы көч сынашты. 60 килограммга кадәрге үлчәүдә Борды егете, Татарстан Республикасының спорт мастеры Дмитрий Левашов III урынга лаек булды. 40-50 яшьләрдәге ветеран спортчылар арасында I урында - ТРның спорт мастеры Рәиф Нигъмәтуллин...

Әлмәт шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил призына татар-башкорт милли көрәше буенча республика ярышлары узды. Ярышларда барлыгы 51 командадагы 440 спортчы көч сынашты. 60 килограммга кадәрге үлчәүдә Борды егете, Татарстан Республикасының спорт мастеры Дмитрий Левашов III урынга лаек булды. 40-50 яшьләрдәге ветеран спортчылар арасында I урында - ТРның спорт мастеры Рәиф Нигъмәтуллин (Түбән Суыксу), 50-60 яшьлек ир-атлар арасында шулай ук I урынны ТРның спорт мастеры Марс Гафаров (Орловка) алды. 130 килограммнан артык авырлыкта V урында Олы Шилнәдән Вадим Уляшов калды, дип хәбәр итте безгә Яшүсмерләр клубы тренеры Тәнзил Хәмәдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев