Якты юл
  • Рус Тат
  • Безнекеләр Минзәләдә көрәште

    13 март көнне Минзәлә районының Урыссу авылында Чулман агрофирмасы призына үткән татар-башкорт көрәшендә һәм билбаулы көрәштә безнең районның яшь спортчылары да катнашты.

    Ярышка Күзкәй һәм Калмия урта мәктәпләре укучылары барды. Калмиядән Рамазан Гадиятуллин - 35 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында, Илнур Вилданов - 40 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында, Алмаз Нуриманов 45 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында өченче урыннарны алдылар. Билбаулы көрәштә Күзкәйдән Айгөл Насыйбуллина үз авырлык категориясендә шулай ук өченче булды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: