Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бар гаилә белән – стартка!

Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Бар гаилә белән – стартка!» дип аталган спорт ярышлары үтте. Анда 18 гаилә көч сынашты. Гаиләләрнең һәрберсе командасына исем бирде, девизын, эмблемасын, үз җырын тәкъдим итте. 

Катнашучылар спортның 10 төре буенча ярыштылар. Алар обруч аша да сикерделәр, баскетбол тубы белән дә төрле күнекмәләр үткәрделәр, көнгерә булып та, скакалкадан да сикерделәр, йөгерделәр дә. Гаиләләр арасында көрәш киеренке барды, һәрберсе спортта осталыкларын күрсәтергә тырышты. Эстафеталар арасындагы тәнәфесләрдә концерт номерлары тәкъдим ителде. 
Озак итеп көч сынашканнан соң, нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде: беренче урынга Түбән Суыксу мәктәбеннән Мусиннар, икенче урынга – Борды авылыннан Казанцевлар, өченче урынга Боерганнан Солтановлар чыкты. 
Җиңүчеләр һәм призерларга грамоталар, кубоклар, медальләр, төрле бүләкләр бирелде.

Эльмира Шәкүрова, 
мәгариф идарәсе методисты.

Фото мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән бирелде. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X