Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ату спорты буенча иң-иңнәр билгеләнде

Узган җомгада Яңа поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында ату спорты буенча команда беренчелеге һәм чемпионат үтте. Ярышларга барлыгы 11 мәктәп һәм 4 авыл җирлеге командасы - 80гә якын спортчы катнашты. Ату спорты нәтиҗәләренә килгәндә, егетләр арасында беренче өчлектә - Фидаил Тәхәвиев (Сәмәкәй), Ринат Назыйров (Күзкәй), Булат Ганиев (Биклән)....

Узган җомгада Яңа поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында ату спорты буенча команда беренчелеге һәм чемпионат үтте. Ярышларга барлыгы 11 мәктәп һәм 4 авыл җирлеге командасы - 80гә якын спортчы катнашты.
Ату спорты нәтиҗәләренә килгәндә, егетләр арасында беренче өчлектә - Фидаил Тәхәвиев (Сәмәкәй), Ринат Назыйров (Күзкәй), Булат Ганиев (Биклән). Кызлар арасында югары күрсәткечләргә Ләйсән Вәлиева (Күзкәй), Регина Галиәкбәрова (Яңа поселогы), Наталья Исламова (Борды) лаек булдылар. Ир-егетләр арасында Валерий Утяшовка (Борды), хатын-кызлар арасында Альбина Саләхиевага (Калмаш) тиңнәр булмады. Ярышларда ветераннар да катнашуын әйтеп үтәргә кирәк. Монда беренчелеккә Мулланур Сабиров белән Вәсилә Маннанова (икесе дә Күзкәйдән) чыкты.
Мәктәп командалары арасында I урында - Күзкәй, II урында - Сәмәкәй, III урында - Борды мәктәпләре. Авыл җирлекләре командалары арасында иң-иңнәр рәтендә Калмаш, Әҗмәкәй һәм Күзкәй авыллары. Бөтен катнашучылар медальләр, грамоталар, җиңүче командалар исә кубоклар белән бүләкләнде, дип хәбәр иттеләр безгә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев