Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Алтын көз – 2020» 

Яңа поселогында «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» балаларга белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе базасында мәктәп укучылары арасында «Алтын көз – 2020» дип исемләнгән район ярышлары булып узды. 

Спорт туризмы буенча ярышларда Князево, Калмия, Шилнәбаш һәм Яңа поселогы мәктәпләреннән өч яшь категориясе буенча 6 команда катнашты. 
Ярышлар башланыр алдыннан балалар белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде. Ярыш табигать тирәлегендә спорт-туристик каршылыклар полосасы узудан гыйбарәт иде. Ул 6 этапны үз эченә алды. Билгеләнгән маршрутны узу өчен көчле, җитез, кыю һәм максатчан булу гына да җитми. Бу ярышта экстремаль шартларда каршы торучанлыкны белү өчен кеше организмының физиологиясен белү дә, ярыш барышында үтәргә тиешле каршылыкларны җиңеп чыгу өчен махсус белемнәр булу-булмау да сыналды. Ярышның баш хөкемдары Виктор Белов булды. 
Кече яшь категориясендә I урынны – Князево, II урынны – Калмия, III урынны Яңа поселогы мәктәпләре яулады. Урта яшьтәге категориядә I урынны – Князево, II урынны – Яңа поселогы, III урынны – Шилнәбаш гомумбелем бирү мәктәбе укучылары алды. Югары сыйныфлар арасында I урынны Князево, II урынны – Шильнәбаш һәм III урынны – Яңа поселогы укучылары яулады. 
Замана яшьләренә экскурсияләргә чыгу, походларга бару кирәк. Информацион технологияләр: интернет, гаджет, планшет, айфоннар белән мавыккан яшьләрне экраннардан аерып табигать кочагына чыгару укучыларның эчке дөньясын баета һәм сәламәтлекләренә уңай йогынты ясый. 
Бу ярышлар укучыларда бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырды. Уңай энергетика тудыручы ярыш оештыручыларга укучылар һәм педагоглар рәхмәтләрен белдерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев