2 октябрь 2020 яңалыклары
-
Төтен белән агуланган
29 сентябрьдә «Турбина» бакчачылык ширкәтендә чыккан янгынны сүндергәннән соң бинадан ир-ат гәүдәсе табыла.
-
Илһам Шакиров истәлегенә мемореаль такта
1 октябрьдә – Халыкара музыка көнендә – татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров истәлегенә Казанда мемореаль такта ачылды.
-
Аю болыннарын сагынам
Өлкәннәр декадасы кысаларында без яңа сәхифә ачтык. «Яшьлегемә эндәшәм...» дип атала ул. Яшьлегегездән нинди матур хатирәләр күңелегезгә уелып калган? Бүген, озын тормыш юлы үтеп, гомерегезнең әлеге гүзәл чорларына ни дип эндәшер идегез? Үкенечләр булдымы? Яшьлеккә кабат кайтып булса, нинди сукмактан китәр, нәрсә үзгәртер идегез? Хөрмәтле газета укучыларыбыз, рубрика дәвам итә. Әйдәгез, хәтерне яңартыйк, күңел хисләрен актарыйк, сезнең язмыш башкаларга да кызыклы булыр, бәлки кемдер гыйбрәт алыр, кемдер сокланыр. Сездән хатлар көтәбез!
-
«Алтын көз – 2020»
Яңа поселогында «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» балаларга белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе базасында мәктәп укучылары арасында «Алтын көз – 2020» дип исемләнгән район ярышлары булып узды.
-
Нәни йолдызлар
Тукай районында «Нәни йолдызлар– Маленькие звездочки» бәйгесе башланды. Анда районыбызның барлык балалар бакчалары катнаша.
-
Агачлар – җирнең үпкәсе
Көз – әйләнә-тирә мохитне чистарту, тирә-юньне тәртипкә китерү һәм торак йортлар, ишегаллары, социаль объектлар, учреждение һәм берләшмәләр тирәсен, кыр полосаларын, урманнарны кипкән-корыган куак-агачлардан арындыру чоры. Елның бу фасылы агач утырту өчен иң кулай вакыт. Яшь үсентеләр бу чорда безнең табигать шартларына яраклашып, ныгып калалар.
-
Гошер сәдакасы җыелды
Татарстан Республикасында сентябрьнең соңгы атнасының яллары Гошер көне дип игълан ителде. Гошер сәдакасы җыюның максаты – Аллаһ Тәгалә биргән уңыштан мохтаҗларга, ярлыларга, ятимнәргә, толларга өлеш чыгару.
-
Рәхмәт әйтә торган көн
«1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көнен җиренә җиткереп уздыру безнең өчен олы җаваплылык ул. Күпмедер дәрәҗәдә җитәкче буларак өлгергәнлек күрсәткече дә, – ди Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева. – Чөнки бүгенге өлкәннәр тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә тоеп, илебез үсешенә фидакарь хезмәтләрен куйган лаеклы кешеләр. Кызганыч, өлкәннәребез җәмгыятьтә үзгәрешләр дулкынына эләгеп тә аз кыйналмады. Бүген аларның кадерли һәм хөрмәтли, күңелен күреп, рәхмәт әйтә торган көн».
-
Айсылу Тошева – лауреат
Казанда ел саен уздырыла торган «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ХХ Республика телевизион фестивале лауреатларының гала-концерты булды. Чара Пирамида күңел ачу комплексында үтте.
-
Өлкәннәргә хөрмәт
«Мусабай» кооперативы Өлкәннәр көненә махсус акция игълан итте. Бүген, 2 октябрьдә, һәр тукайлы 28 көнлек үрдәкне нибары 50 сумга сатып ала ала. Кошларны сату көндезге сәгать 1дә башлана, бер кешегә 20дән дә артык кош бирелми.
-
Тукайлылар ярминкәдә
Шимбә көнне, 3 октябрьдә, тукайлылар чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чыгалар. Сәүдә ГЭС бистәсенең «Төзүчеләр» стадионында үтә.
-
Солдатлар янында
Бүген Тукай районының бер төркем мәдәният хезмәткәрләре Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск районы Калининец поселогында урнашкан хәрби частьта концерт күрсәтте.