Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алексеевскидан җиңү белән

29-31 августта Алексеевскида ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үткәрелде. Анда 1998-1999 елгы егетләр һәм 16 яшькә кадәрге кызлар катнашты. Районыбыз спортчылары әлеге ярышлардан призлы урыннар алып кайттылар.

Әле күптән түгел генә газетабыз битләрендә Чиләбедән җиңү белән кайткан спортчыларыбыз турында язып чыккан идек. Редакциябезгә тренер Рафаил Гыйззәтуллин килеп кергәч, шунда ук "райондашларыбыз кайсы яклардан җиңү алып кайткан икән" дип уйлап куйдым. Ялгышмаганмын икән.
Алексеевскига безнең районнан барысы 7 спортчы барган. Шуларның бишесе призлы урын алган. Бу - куанычлы хәл.
Элекке язмамда Круглое Поле кызы Камилла Елисеева турында үҗәт, тырыш, үз дигәненә ирешә торган кыз икән бу дип уйлаган идем. Үз авырлыгы буенча кыз Алексеевскида да I урынга лаек булган бит!
Ә егетләр арасында үз авырлыклары буенча шулай ук I урынны Бикләннән Айнур Сөләйманов (тренеры М. Мөхәммәдиев) алган, II урында - Круглое Поледан Дмитрий Әгълиуллин (тренеры Р. Гыйззәтуллин). III урыннарда - Ф. Галәветдинов әзерләгән спортчы Илья Николаев (Бәтке) һәм Бикләннән Радик Дусманов (тренеры М. Мөхәммәдиев). Әлеге спортчылар чын-чынлап районыбыз өмете, горурлыгы! Биклән егете Фәнил Әхмәтшин (тренеры М. Мөхәммәдиев) белән Бәткедән Дамир Сәрвәров (Ф. Галәветдинов) турында да әйтеп үтәргә кирәк. Алар призлы урын алмасалар да, үз көчләрен сынап караган. Уйлавымча, аларның зур җиңүләре әле алда. Яңадан-яңа җиңүләр сезгә, яшь спортчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев