Спорт
“Аҗаган-2016” уеннарының финалы узды
20 февраль көнне Сосновый бор поселогының "Яшьлек" спорт комплексында «Аҗаган-2016» хәрби-спорт уеннарының финал өлеше үткәрелде. Әлеге чараның максаты - укучы балаларны хәрбиләштерелгән уен-бәйгегә җәлеп итеп, физик һәм патриотик тәрбия бирү. Финалда районыбызның иң яхшы дүрт командасы катнашты. Болар - Калмия, Теләнче Тамак, Шилнебаш һәм Бәтке мәктәпләре.
Бәйрәмне тантаналы ачу өлешен...

Бәйрәмне тантаналы ачу өлешен мәктәптән тыш эшләр үзәгенең директоры Сания Сәйдәшева һәм уеннарның баш судьясы Виктор Белов алып бардылар, алар катнашучыларны уенның башлануы белән тәбрик иттеләр.
Уенның нәтиҗәләре буенча III урында - Бәтке мәктәбе командасы, II урында - Шилнебаш мәктәбе командасы. Җиңүче булып Калмия мәктәбе командасы билгеләнде. Җиңүчеләргә кубок һәм грамота тапшырылды, ә барлык катнашучыларга грамоталар һәм призлар бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев