Үз юлыңны үзең сайлыйсың
26 июнь дөньяда Халыкара наркотиклар һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне буларак билгеләнеп үтелә. Өлешчә дөреслек - ялганнан да яманрак, дигән гыйбарә бар. Ул кешенең уяулыгын, сизгерлеген киметә. Кеше зарарлы матдәне канәгатьләнү өчен куллана, тозакка килеп каба, дөреслекне белгәндә - соң була. Барлык наркоманнар да үзләренең алданганнарын кайчан да...
Халыкара наркотиклар һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1987 елда кабул ителә. Ул вакыттан ук наркотиклар проблемасы актуаль була. Шуңа да Генераль Ассамблея наркотиклар мәсьәләсе буенча сессия үткәрә һәм 10 ел эчендә әлеге афәттән котылуны максат итеп куя. Ләкин бу проблема чишелмәде, ә киресенчә, кискенләште генә. Наркотиклар кулланучылар саны үсте һәм ул планетаның бөтен халык исәбеннән 3 процентны тәшкил итә. Иң аянычлысы: агу белән мавыгучылар арасында хатын-кызлар һәм балалар саны артканнан-арта бара. Яшь наркоманнарның уртача яше 13-14не тәшкил итә. Безнең районда исә наркологик кабинетта 36 наркотик кулланучы һәм профилактик учетта 43 кеше исәпләнә. Аларның 70 проценты С һәм В гепатиты белән зарарлы, 7се - ВИЧ инфекцияле.
Илебезнең сәламәтлек саклау һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, белгечләре наркотикларга каршы көрәшне уяу алып бара, әлеге структураларда әлеге проблема үзәк проблемалардан санала. Наркобизнес, һичшиксез, акча алып килә, «акчада йөздерә». Ләкин наркотиклар сатучыларны милләтебезнең сәламәтлеге дә, күз яшьләре дә, ачу-нәфрәт, каргыш та куркытмый. Кызганыч, наркотиклар белән бәйләнүчеләрнең саны артканнан-арта бара. Әйтергә кирәк: һәрбер дүртенче җинаять наркоманнар тарафыннан башкарыла.
Наркотиклар проблема гына түгел. Ул бөтендөнья, шул исәптән Россия җәмәгатьчелегенең хәсрәте, сызлануы. Күптөрле акцияләр, күргәзмәләр, наркотик һәм психотроп матдәләрнең зыяны турындагы әңгәмәләр, административ һәм җинаять кодексы көчәюенә карамастан илебездәге вазгыять үзгәрми диярлек. Ләкин барысы да безнең кулларда. Наркотиклар турында уйлап утыру гына түгел, ә аны бетерүнең башка юлларын эзләргә, гомумән, эшләргә, бер урында тормаска кирәк. Һәр гаилә, ата-аналар үзләренең якыннарын, балаларын контроль астына алырга, аларның ни белән яшәүләрен, нәрсәләр белән кызыксынуын, кемнәр белән дуслашып йөргәннәрен белеп торырга тиеш. Балаларыбыз һәрдаим нәрсә белән булса да шөгыльләнергә тиеш, аларның нинди дә булса мавыгулары булуы шарт. Бары тик шул очракта гына замана афәтеннән котылып калып булачак.
Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган, дип әйткән бөек рус язучысы Максим Горький. Шатлыклар күп булган саен яхшырак. Ләкин шатлыкны ялганнан аера белергә кирәк. Шатлануның гадәти нормаль ысуллары һәркемгә мәгълүм. Болар яраткан шөгыль һәм мавыгулар, ял, сәяхәт, спорт, музыка, бию, бәйрәмнәр, аралашу, мәхәббәт, күркәм гадәтләр, сәламәтлек, рухи һәм матди байлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев