Якты юл
  • Рус Тат
  • Үзеңне кайгыртсаң, атеросклерозны да җиңеп була

    Агымдагы ел йөрәк-кан системасы авыруларына каршы көрәш елы буларак, әлеге авырулар турында тәфсилләп сөйләп, алардан саклану, профилактика чаралары турында сөйләүне дәвам итәбез. Бүгенге сәламәтлек рубрикасы атеросклероз авыруына багышлана.

    Атеросклероз - кан юлларының хроник авыруы. Ул холестеринның кан юллары стеналарына җыелуына бәйләнгән. Холестерин шул рәвешле кан юлларына туплана барып, аларның бөтенләй ябылып бетүенә дә (закупорка) китерүе мөмкин.

    Атеросклероз күп кенә йөрәк-кан системасы авыруларының нигезендә ята. Шулай ук ул йөрәк ишемиясе авыруы килеп чыгуның да төп сәбәбе ул. Моннан тыш, атеросклероз гипертонияне - иң киң таралган, авыр, хәтта үлемгә китерүче баш мие инсульты, инфаркт миокарда авыруларын катлауландыра. Шикәр диабеты белән интеккән кешеләргә дә ул тискәре йогынты ясый.

    Авыруларның килеп чыгу сәбәпләре нинди?

    Ирексездән сорау туа: атеросклероз кемнәргә яный? Беренче чиратта бу - тәмәке тартучылар. Шикәр диабеты, холестерин күләме, артериаль кан басымы югары булган, симерү белән интегүче, аз хәрәкәтләнүче, һәрвакыт дулкынлану, стресс кичерүче һәм дөрес тукланмаучы кешеләрдә атеросклероз ешрак баш калкытырга мөмкин. Шулай ук нәселдәнлекне дә онытмаска кирәк.

    Атеросклерозның беренчел диагностикасын ел саен үтүче диспансер тикшерү вакытында терапевт, гаилә табибы уздыра. Ягъни ул пациентның кан басымын, гәүдә авырлыгын үлчи, авыруга бирешү факторларын (әйтик симерү, шикәр авыруы факторлары) билгели. Атеросклерозга бәйле үзгәрешләр бар дип шик туган очракта, табиб авыруны кардиолог, окулист, невролог, нефролог, йөрәк-кан тамырлары хирургы кебек белгечләр янына консультациягә җибәрә.

    Дөрес туклану, хәрәкәт һәм дару

    Атеросклероз билгеләре булган кешеләргә исә табиблар яшәү рәвешен үзгәртергә, табиб кушканнарны төгәл үтәргә киңәш итәләр.

    Иң беренче киңәш - туклану. Азыктагы барлык майлар калорияләре буенча рационның 30 процентыннан да күп булмаска тиеш. Терлек маен (сало, майлы ит, сөт өсте) мөмкин кадәр кимрәк кулланып, аларны үсемлек майларына алыштырырга кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш күбрәк ашау бик файдалы. Симез булмаган, тиресе салдырылган кош ите, майлылыгы түбән булган сөт продукциясе, эремчек, көрпәле ипине туклануга кертү шулай ук уңай нәтиҗә бирә.

    Һәрвакыттагыча, физик күнегүләр, хәрәкәттә булу да атеросклероз белән авыручылар өчен зур әһәмияткә, файдага ия. Атеросклерозның клиник билгеләре булмаган пациентларга көн саен 40 минут дәвамында физик күнегүләр ясарга киңәш ителә. Йөрәк-кан системасы авырулары булганнарга исә атнасында 60-90 минут дәвамында җиңел темпта җәяү йөрү, йөзү, бию белән шөгыльләнү яхшы. Ләкин мондый авыруларга көч, көчәнеш таләп итүче күнегүләр катгый тыелган.

    Тәмәке тарту кебек начар гадәте булганнарга да әлеге гадәттән тиз арада арынырга киңәш ителә. Тәмәке белән мавыгучылар 20 процентка йөрәк-кан системасы белән авыру мөмкинлеген үстерәләр. Ишемия инсульты килеп чыгу куркынычы тәмәке тартучыларда, тартмаучыларга караганда ике тапкырга югары.

    Атеросклероз вакытында дару терапиясе дүрт төркемдәге препаратлардан файдаланудан гыйбарәт. Бу никотин кислотасы, фибратлар, статиннар һәм үт кислотасы секвестрантлары. Алар кан тамырлары стеналарының эчке тышчасы функцияләрен яхшырталар, атеросклероз үсешен тоткарларга ярдәм итәләр. Шулай да төгәл, дөрес һәм кирәкле препаратларны, аны нинди күләмдә кулланырга икәнен бары табиб кына билгели ала.

    Атеросклерозга каршы профилактика

    • Холестерин күләмен контрольдә тоту;
    • тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр эчү, наркотиклар кулланудан баш тарту;
    • дөрес, физик күнегүләр ясау;
    • гәүдә авырлыгын нормага китерү, аны шул дәрәҗәдә тоту;
    • стрессларны булдырмаска тырышу;
    • кандагы шикәрне нормада тоту;
    • кан басымы 140/90 нан да артык булмаска тиеш;
    • диета тоту, дөрес туклану.

    Ни генә әйтсәң дә, безнең сәламәтлек аңа сак караштан, безнең мөнәсәбәттән тора. Үзебезгә игътибарлырак булып күбрәк кайгыртсак, авырулар да безне читләтеп узар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: