Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йөрәгең сәламәт типсен дисәң...

Әлеге мәкаләне язарга тотынганчы, озак кына баш ватып йөрдем. Ник дигәндә, алда сөйләнәчәк темага еш кына язып, чыгышлар ясап, телевидениядән сюжетлар күрсәтеп торалар. Бер үк балык башы чәйнәүдән туйган халык әкеренләп кисәтү-куркытуга да игътибар итмәскә, битараф булырга өйрәнде. Шуңа күрә, йөрәк-кан системасы авырулары турында яза башлаганчы ук, язмамның үзенә чын-чынлап...

Гадәттә, сәламәтлек темасына багышланган мәкаләләр адәм баласының җанын өшетеп, котын очыра торган: фәлән-фәлән елда бу авырудан моның кадәр кеше фани дөньядан киткән, бу кадәре инвалидлык алган сыманрак җөмләләрдән башлана. Йөрәк ягыннан болай да чамалырак булганннар өчен, яраларына тоз сипкән сыманрак бу. Шулай да, саннарда дөреслек бар, аларны әйтми калдыру мөмкин түгел. Алда әйткәнемчә, интернет челтәреннән йөрәк-кан системасы авырулары турында мәгълүмат эзләгән мәлдә, үзем өчен бик кызыклыларын таптым һәм сезнең белән дә уртаклашырга булдым, хөрмәтле укучыларыбыз.

Ярлылар гына авырый?!

Бу темага беренче тапкыр язуым гына түгел. Шуңа күрә, үзем өчен яңа нәрсә табасына ышанмый идем. Белмим ни өчендер бүгенге көнгә кадәр йөрәк-кан системасы белән авыручылар саны күп булучылар рәтендә иң беренче булып безнең Россия дип санап йөри идем. Ни өчен дигәндә, элек-электән нәкъ менә безнең илдә күпләп спиртлы эчемлекләр эчүче, тәмәке көйрәтүчеләр, тәмле, таза итеп ашаучылар яши бит. Хәер, бүгенге көндә аеруча яшьләр арасында алай хәмер белән мавыгучылар күп дип әйтмәс идем. Хәзерге буын үз сәламәтлегенә күпкә игътибарлырак, сәламәт яшәү рәвешен хуп күрә башлады. Шулай да аңа карап, йөрәк-кан системасы авырулары белән интегүчеләр, үлүчеләр саны кимеми.

Шул уңайдан, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сайтында бу елның башында урнаштырылган мәгълүмати бюллетеньга юлыктым. Кызыксынсагыз, үзегез дә аны карап чыга аласыз: http://www.who.int/mediacentre/factsheets/fs317/ru/. Баксаң, анда бирелгән мәгълүматларга караганда, бөтен илләрдә дә үлем сәбәпләренең шактые шул йөрәк-кан системасына барып тоташа икән. Бик куркыныч саннар килеп чыга. Оешма китергән мәгълүматлар буенча, йөрәк-кан системасы авыруларыннан 2012 елда дөньяда 17,5 миллион кешенең гомере өзелгән. Бу дөньядагы бөтен үлем-китемнең 31 процентын (!) тәшкил иткән. Уйлап кына карагыз әле: 31 процент! Бу бит искиткеч күп! Шул кешеләрнең 7,4 миллионы ишемиядән, тагын 6,7 миллионы инсульттан гүр иясе булган. Һәм иң кызыгы, белгечләр әйтүенчә, йөрәк һәм кан системасы белән авыручылар саны урта һәм түбән керемле, ягъни ярлырак илләрдә күзәтелә. Дөньяда йөрәк-кан системасы авыруларыннан үлү очракларының ким дигәндә 75 проценты нәкъ шушы илләргә туры килә икән. Моның сәбәпләре бер дә ис китәрлек булмаган хәлләргә барып тоташа. Нигездә, керемнәре түбән булган халык кирәкле, авыруны башлангычыннан ук ачыклаучы комплекслы, беренчел медицина ярдәменнән файдалана алмый. Шуның аркасында әлеге илләрдә яшәүчеләр арасында яшьли үлеп китүчеләр саны күп икән.

Беренче 20 минут кеше гомерен саклап кала

Безнең районда да барлык үлем-китемнәрнең шактый өлеше йөрәк-кан системасы авыруларына туры килә.

- Йөрәк-кан системасы белән авыручылар, гадәттә, олы яшьтәге, өлкән буын кешеләре. Ләкин соңгы елларда авыручылар яшәрә бара. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында 30-35 яшьлекләр барына инде гаҗәпләнми дә башладык, - дип сөйли район больницасының яшь табиб-кардиологы Альбина Гыймаева.

Район больницасында алты ел эшләүче табиб белән бик күп нәрсәләр турында сөйләшеп алырга өлгердек. Мине аеруча йөрәк-кан системасына бәйле авыруларның билгеләре кызыксындырды. Укучыларыбызга якын кешеңдә, я үзеңдә шул билгеләр күзәтелсә нинди беренчел ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында сөйләп үтүен сорыйм.

- Гадәттә, кан юллары авырулары тышкы билгеләрсез уза. Инфаркт яки инсульт авыру башлануны күрсәтүче беренче билгеләре булырга мөмкин. Инфаркт вакытында йөрәк турында авырту яки уңайсыз тоемлау сизәргә була. Шулай ук кулларда, сул кулбашында, терсәкләрдә, аркада һәм теш казналарында да авырту сизелә. Кешегә һава җитмәскә, укшытырга мөмкин. Инсульт булганда аяк-куллар, йөз ойый, зиһен чуала, баш әйләнә, каты баш авыртуы була. Әлеге симптомнар булган кешеләр шунда ук, кичектергесез ашыгыч медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Авыртуга түзәргә кирәк түгел. Беренче егерме минутта күрсәтелгән медицина ярдәме бик мөһим. Күкрәктәге авыртуны исә тел астында нитроглицерин сәдәфен яки нитроглицерин спреен сибеп басарга була. Моның барысы да табиблар килгәнче авыруга ярдәм итә, - ди Альбина Петровна.

Йөрәк-кан системасы авыруына шик чыккан кешеләрне шунда ук ашыгыч ярдәм машинасында Чаллыга, БСМПга алып киләләр. Монда югары технологияле ярдәм күрсәтәләр. Тиешле тикшеренүләр үткәннән соң, авыруга төгәл диагноз куела.

Табигый ки, берәү дә кинәт кенә авыруга сабышмый. Безне эчтән тыныч кына кимерә башлаучы сырхау дигәннәре ашыкмыйча гына, еллар үтү белән генә килеп, үзен сиздерергә тотына. Әлбәттә, һәрнәрсә безнең яшәү рәвешенә, туклану гадәтенә барып тоташа.

- Үзеңнең сәламәтлегеңне яшьтән үк кайгыртырга кирәк, дигән гыйбарә яңа нәрсә түгел, шулай да аңардан да дөресрәге юк, - ди Альбина Петровна. - Күбрәк хәрәкәт итәргә, аеруча тыныч темпта җәяү йөрү, дөрес туклану, тәмәке тартмау, спиртлы эчемлекләр куллануны туктату - йөрәк-кан системасы авырулары профилактикасының төп юллары. Әлбәттә, нәселдәнлек турында да онытмаска кирәк.

Уйлап карасаң, гади генә, артык катлаулы булмаган киңәшләр. Аннары белгечләр сүзләренә караганда, профилактика кебек беренчел чаралар чыгымнар буенча да, аларның кеше сәламәтлеге өчен отышлы булуы билгеле. Димәк, үзләрен шушы мәкерле авырулардан саклап калу өчен бүгеннән үк спорт белән шөгыльләнү, бер дә булмаса, эштән соң, ял көннәрендә җәяүләп йөрүне гадәткә кертү зарур. Безнең халык ярата торган тозлы балык, майлы ит, күпләп баллы ризыклар белән сыйлануны да чикләргә туры килә.

Озак яшим дисәң тик утырма, май-тоз турында оныт

Шулай да дөрес тукланыгыз, күбрәк хәрәкәт итегез дип котылу бик җиңел, әйеме? Шуңа күрә сезгә йөрәк-кан системасы авыруларын булдырмау өчен медицина сайтларында һәм табиблар биргән киңәшләрне бергә туплап сезгә тәкъдим итәргә булдык .

Туклану. Кан юллары белән бәйле авыруларны булдырмас өчен атнасына 2-3 тапкыр парда яки суда пешерелгән балык, чи авокадо, көненә 6-8 чикләвек, геркулес, карабодай, чистартылмаган дөге боткаларын ашап кую бик файдалы. Шулай ук рационга йөрәк-кан системасы өчен үтә дә кыйммәтле сыйфатларга ия сарымсак, кабак төшләре, гранат, брокколи (кәбестәнең төре), җир җиләген кертү дә яхшы нәтиҗәләр бирә. Әйтик, кабак төшләре составына С витамины, бета-каротин, калий кергәнгә кан басымын төшерергә, организмдагы су-тоз балансын тәртипкә китерергә сәләтле. Сарымсак составында азот оксиды һәм водород сульфиды булганга күрә ул шулай ук кан басымын, кан юлларының тонусын төшерә. Брокколи үзендәге витаминнар, тимер, марганец, калий элементлары белән йөрәкне, кан тамырларын тукландыра. Җир җиләге исә кан тамырларын ныгыта, аз канлылыктан (анемиядән) ярдәмгә килә. Ә менә гранат составындагы тимер, йод, антиоксидантлар белән кан әйләнешен яхшырта, канны сыегайта, кан юлларының ябылуын булдырмый кала, тамырларны ныгыта.

Физик күнегүләр. Хәрәкәт итү, спорт белән шөгыльләнү бик яхшы нәрсә. Ләкин кайбер кешеләр өчен чикләүләр булуын да онытмаска кирәк. Әйтик, миокардит, эндокардит, ревматизмның авыр формалары, инфаркт миокардадан интеккән кешеләргә, йөрәк ритмы бозылу күзәтелгән затларга физик күнегүләр белән шөгыльләнү тыела. Һәрхәлдә, нинди дә булса физик күнегүләр эшли башлаганчы табиб белән киңәшләшү кирәк.

Йөрәк-кан системасы авырулары булмаган кешеләргә профилактика йөзеннән рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнергә була. Шулай да кайбер мөһим кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк:

1. спорт белән шөгыльләнә башлаганчы табиб белән киңәшләшергә;
2. физик күнегүләр атнасына 3 көннән дә ким булмаска тиеш;
3. күнегүләр вакытында йөрәк тибеше, ягъни пульс минутына 120-140тан да күп булмаска тиеш;
4. баш әйләнә башласа, йөрәк турысында авырту килеп чыкса, укшытса, күнегүләрне шунда ук туктатырга кирәк.

Менә шундый киңәшләр. Алар сезгә исән-сау, сәламәт булырга ярдәм итсен. Шулай да тагын бер тапкыр искәртеп үтәбез: табибка вакытында күренергә, профилактик чаралар турында аның белән киңәшләшергә онытмагыз! Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев