Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йөрәгең ни хәлдә, кеше туганым?

Йөрәк ул - кешенең моторы. Сәламәт чагында аның турында уйламыйбыз, сакламыйбыз аны. Шуңа күрә үлем очраклары сәбәпләре арасында йөрәк-кан тамырлары чирләре беренче урында тора. Бу хәл бөтендөнья җәмәгатьчелеген борчый. Ел саен Бөтендөнья йөрәк көне үткәрелә башлау да юкка гына түгел. Беренче тапкыр бу көнне үткәрү 1999 елда оештырылды. Аның башлап...

Башта бу көн сентябрьнең соңгы якшәмбесендә уздырыла иде, ә 2011 елдан төгәл дата - 29 сентябрь билгеләнде. Акциянең максаты дөнья халкына йөрәк-кан тамырлары авырулары эпидемиясе тудыра торган куркыныч хәлне аңлату, чаң сугу, кисәтү. Ул көн «Йөрәк яшәү өчен» дигән шигарь астында уза.

Хәзерге вакытта йөрәк-кан тамырлары чирләре дөньядагы үлемнәрнең төп сәбәбе булып тора. Бу авыруларны кан басымы югары булу, канда холестерин һәм глюкозаның күп булуы, тәмәке тарту, яшелчә һәм җиләк-җимешне аз куллану, симерү һәм аз хәрәкәтләнү китереп чыгара. Бөтендөнья йөрәк федерациясе мәгълүматларына караганда, әгәр дә сәламәт яшәү рәвеше алып барсаң, дөрес туклансаң һәм физик актив булсаң, вакытыннан алда инфаркт һәм инсульттан үлү очракларының 80 процентын булдырмый калырга мөмкин икән.

Ә безнең район кешеләре йөрәк-кан тамырлары чирләре профилактикасына ничек карый? Йөрәкләрен саклыйлармы? Сораштырганда менә нинди җаваплар алдык:

Марина Казанцева, 34 яшь (Иске Җирекле)

- Профилактиканың нигезе - сәламәт яшәү рәвеше икәнен беләм. Күбрәк җәяү йөрергә кирәк. Көненә 10 мең адым ясарга дип ишеткәнем бар. Артыгын ашамаска, тәмәке тарту, алкоголь куллану кебек начар гадәтләрдән азат булырга. Мин үзем асылда шулай яшим. Бер дә катлаулы таләпләр түгел. Тик ялкаулык комачаулый безгә. Кичен һавада йөреп керергә бик кирәк тә бит, еш кына компьютер үзенә тарта.

Анатолий Касакин, 63 яшь (Борды)

- Кызганыч, йөрәкне бик саклап булмый шул. Проблемалар туып кына тора, янасың-көясең, тора-бара проблемасы да хәл ителә аның, тик йөрәккә бәреп өлгергән була инде. Минемчә, йөрәк чирләреннән саклануның төп шартларының берсе нинди хәлдә дә үзеңне тыныч тоту. Гасабиланмаска кирәк, тик мин - фермер, ансыз булмый, үртәләсең дә, борчулары да туып тора. Тәмәке тартмыйм, алкоголь кулланмыйм. Физик активлык җитәрлек: күп эшләргә, күп чабарга туры килә, әмма мин аны йөрәккә зарарлыдыр димим. Арыганчы эшләдең, ял иттең - иртәнгә син «өр-яңа». Ә менә эмоциональ нагрузкадан тиз генә арынырмын димә. Ул бит әле еш кына төнге йокыларыңны качыра, билгеле инде, йөрәк ял итми. Андый чакларда, бөтен ихтыярымны җыеп, үземне кулга алырга тырышам.

Билгеле, организмга булышырга, дәваланырга, ял итәргә, дарулар да кулланырга кирәк. Авыл халкының ялы юк инде, дәвалану да финанс мәсьәләсенә барып тоташа. Бу җәһәттән авыл пенсионерының мөмкинлеге бик чикләнгән, ә вакытны табарга була.

Лилия Ермолаева, 31 яшь (Иске Җирекле)

- Йөрәк борчыганы юк. Шуңадыр ул мәсьәләләр турында уйламыйм. Кан басымын, пульсны тикшереп торырга кирәк дим һәм әледән- әле үлчәп торам. Көненә 2-3 сәгать җәяү йөрим.

Ни өчен кешеләр сәламәт яшәү рәвеше алып бармыйлармы? Күнегелмәгән, безнең яшәешебез канунына әверелмәгән ул. Итәккә ут капмыйча, бу турыда уйланылмый. Бүгенге көн белән генә яшибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек