Яман шеш – хөкем карары түгел, аны дәвалау юллары бар
Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстанда һәр 43нче кеше яман шеш авыруы белән интегә. Әлеге авыруның килеп чыгу сәбәпләре нинди? Аңа каршы тору чаралары бармы? Шушы һәм башка сораулар белән без Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалы баш табибы Илсур Вәлиевка мөрәҗәгать иттек.
- Илсур Мөкаддәсович, әңгәмәне саннардан башлыйк әле. Елдан-ел яман шеш белән авыручылар саны артканнан-арта бара. Әлеге авыру кайсы органнарда аеруча еш очрый?
- Шәһәр буенча 12 мең кеше исәптә тора. Органнарга килгәндә, яман шеш күкрәк бизе, юан һәм туры эчәк, тире, аналык муенсасы һәм ашказанында аеруча еш очрый.
- Әлеге авыруның барлыкка килү сәбәпләре нинди?
- Моның сәбәпләре бик күп. Әйтик, стресслар, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләрне кирәгеннән артык куллану, физик активлык булмау, экологиянең пычрануы, дөрес тукланмау яман шеш барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа да, иң беренче чиратта, үзеңнең сәламәтлегеңә игътибар итәргә кирәк. Эшләгәннән соң ял итү, дөрес туклану, артык борчылмау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү - болар барысы да булдырыла торган эшләр. Үзегезне үзегез кайгыртмасагыз, моны сезнең өчен бер кеше дә эшләмәячәк.
- Яман шешнең беренче билгеләре нинди? Аның белән авырый башлаганыңны ничек булса да белеп буламы?
- Бу авыруның иң куркыныч ягы нәкъ шунда да инде: аның башлангыч стадиясендә бернинди билгеләр дә булмый диярлек. Шуңа аны башлану чорында бары тик тикшеренү узган очракта гына ачыкларга була. Күпме генә аңлату эшләре алып барсак та, кеше сәламәтлекнең иң зур байлык икәнлеген авырый башлагач кына аңлый. Халыкның үз сәламәтлегенә салкын каравын диспансеризация узудагы сүлпәнлек тә ачык күрсәтә. Табиб кушканнарны үтәгән һәм даими тикшерелеп торган очракта сәламәтлеккә куркыныч янамаячак. 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен диспансеризация аеруча мөһим. Әлеге тикшеренү барышында флюорография нәтиҗәләренә игътибар итәргә, хатын-кызлар маммография узарга, табиб-гинекологта тулы тикшеренү үтәргә тиешләр. Чөнки күп очракта яман шешнең башлангыч чоры да нәкъ менә әлеге тикшеренүләр барышында ачыклана.
- Илсур Мөкаддәсович, яман шештән, дәваланып, тулысынча савыккан кешеләр бармы? Хәзерге вакытта яман шешне дәвалауның нинди ысуллары бар?
- Әлбәттә, бик катлаулы авыру булса да, яман шешне дәвалап була. Әлеге диагноз үлем карары дигән сүз түгел. Дәвалау исә, нигездә, операция, нурланыш һәм химиотерапия рәвешендә башкарыла. Барысы да яман шешнең нинди стадиядә ачыклануына бәйле. Чөнки яман шеш башлангыч чорында тулысынча дәвалана һәм андый очраклар шактый күп. Хәтта яман шеш белән чолганган органны саклап калып та була.
- Рак авыруы ачыкланган кешеләргә нинди киңәшләр бар?
- Иң мөһиме - төшенкелеккә бирелмәү. Әлеге авырудан курыкмаска, үзеңне аның белән көрәшергә күндерергә кирәк. Үз-үзеңне куркыту, төшенкелеккә бирелү авыруның азуына юл гына ача. Олы теләк булганда һәм үз алдыңа авыру каршында сынып төшмәскә дигән максат куйганда, яман шешне җиңеп була.
- Сез газета укучыларыбызга әлеге афәттән ничек котылып калырга кирәклеге турында тагын нинди профилактик чаралар тәкъдим итәр идегез?
- Иң мөһиме - авыруны вакытында ачыклау һәм дәвалау. 40 яшьтән соң - ике елга бер, ә 50 яшьтән соң ел саен тикшеренеп тору фарыз. Сәламәт булыгыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз!
Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин сүзләренә караганда, табибларның төп бурычы - яман шеш авыруын булдырмау өчен ниләр эшләргә кирәклеген халыкка аңлату. Сәламәтлекне сакларга ярдәм иткән 10 «алтын» кагыйдә турында министр инде сөйләгән иде. Без аларны газета укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
Яман шеш авыруын кисәтү өчен:
- тәмәке тартуны ташларга;
- алкогольле эчемлекләрне чама белән кулланырга;
- кояш нурланышыннан сакланырга;
- эш урынында сәламәтлек саклау кагыйдәләрен үтәргә, физик күнегүләр башкарырга;
- дөрес тукланырга;
- артык тазармаска;
- ниндидер төерләр, шешләр тапкан очракта, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә;
- 45 яшьтән узган ир-атларга ел саен медицина тикшерүләре узарга;
- 35-45 яшьләрдәге хатын-кызларга 2 елга 1 тапкыр УЗИ һәм маммограмма ясатырга, 45 яшьтән соң бу процедураны елына 1 тапкыр узарга;
- 20 яшьтән соң хатын-кызларга ел саен гинекологка күренергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев