Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган атнада 144 тукайлыга ОРВИ диагнозы куелды

Татарстанның Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү хезмәтенең Тукай районы буенча идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, узган атнада районда 144 кеше сулыш юллары вируслы инфекциясе авырулары белән табибка мөрәҗәгать иткән. Салкын тидерүчеләрнең 96 - балалар. Моннан тыш табибларга башка зар белән килүчеләр дә күп булды, ди идарәнең баш белгече...

Татарстанның Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү хезмәтенең Тукай районы буенча идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, узган атнада районда 144 кеше сулыш юллары вируслы инфекциясе авырулары белән табибка мөрәҗәгать иткән. Салкын тидерүчеләрнең 96 - балалар.

Моннан тыш табибларга башка зар белән килүчеләр дә күп булды, ди идарәнең баш белгече Рәйхана Марченко.

4 тукайлыга эчәк инфекциясе диагнозы куелган.

2 кеше район хастаханәсенә йорт хайваннары тешләү сәбәпле мөрәҗәгать иткән.

Бакчага йөрүче бала җил чәчәге чире йоктырган.

Медицина тикшерүләре нәтиҗәсендә ир-атта туберкулез авыруы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев