Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукайлылар тын юллары авырулары белән кимрәк авырый башлаган

Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 106 очрагы теркәлгән. 77 очрак, яки барлык авыручыларның 72,6% 14 яшькәчә балаларга туры килә. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 24,2%. ка кимегән. Атна дәвамында Тукай районында...

Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 106 очрагы теркәлгән. 77 очрак, яки барлык авыручыларның 72,6% 14 яшькәчә балаларга туры килә. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 24,2%. ка кимегән.
Атна дәвамында Тукай районында кискен эчәк инфекциясе белән 2 бала 2 өлкән кеше авырган.
Өлкән яшьтәге ике кешенең гепатитның С вирусын йөртүче булуы ачыкланган
Җил чәчәге (ветряная оспа) авыруын балалар бакчасына йөрүче бер бала һәм ике өлкән яшьтәге кеше йоктырган.
Мәктәп укучысын йорт эте тешләгән. Аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев