Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукайлылар тагын респиратор вируслы инфекцияләр йоктырып авырый

Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 140 очрагы теркәлгән. 79 очрак, яки барлык авыручыларның 56,4% 14 яшькәчә балаларга туры килә. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 15,7%. ка арткан. Атна дәвамында Тукай районында...

Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 140 очрагы теркәлгән. 79 очрак, яки барлык авыручыларның 56,4% 14 яшькәчә балаларга туры килә. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 15,7%. ка арткан.
Атна дәвамында Тукай районында кискен эчәк инфекциясе белән 5 кеше - 4 бала 1 өлкән кеше авырган.
Өлкән яшьтәге ир-атның гепатитның С вирусын йөртүче булуы ачыкланган
ГЛПС, ягъни геморрагик бизгәк авыруы булу шиге белән Татарстан поселогында яшәүче бер кеше Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган.
1 өлкән яшьтәге кешене, 2 баланы эт тешләгән. Зыян күргәннәргә тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. Бер бала скарлатина белән авырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев