Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукайлылар эчәк инфекцияләре белән авыруын дәвам итә, талпан кадалу очраклары бар

Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 84 очрагы теркәлгән. 48 очрак балаларга туры килә. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә атна дәвамында Тукай районында кискен эчәк инфекциясен 3 бала 2 өлкән кеше йоктырган. Геморрагик бизгәк авыруы булу шиге белән...

Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 84 очрагы теркәлгән. 48 очрак балаларга туры килә. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә атна дәвамында Тукай районында кискен эчәк инфекциясен 3 бала 2 өлкән кеше йоктырган.

Геморрагик бизгәк авыруы булу шиге белән Татарстан поселогоннан бер өлкән яшьтәге кеше Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган.

4 өлкән яшьтәге кешене, бер баланы эт тешләгән. Зыян күргәннәргә тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.

Җил чәчәге (ветряная оспа) авыруын балалар бакчасына йөрүче бер бала йоктырган.

Талпан тешләү очраклары теркәлә башлады. Медицина ярдәме күрсәтүне үтенеп, Мусабай Завод авылыннан тәненә талпан кадалган бер бала, Бәтке авылыннан бер өлкән кеше мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев