Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукай районында респиратор вируслы инфекцияләр йоктыручылар тагын арткан

Үткән атнада (3марттан 9 кадәр) Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 213 очрагы теркәлгән. 99 очрак, яки барлык авыручыларның 64, 7 проценты 14 яшькәчә балаларга туры килә. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 39,2 процентка...

Үткән атнада (3марттан 9 кадәр) Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 213 очрагы теркәлгән. 99 очрак, яки барлык авыручыларның 64, 7 проценты 14 яшькәчә балаларга туры килә. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 39,2 процентка арткан.
Яр Чаллы шәһәрендә ОРВИ белән авыру очракларының 50% кимүе күзәтелә, грипп белән авыруның 5 очрагы теркәлгән .
Атна дәвамында Тукай районында кискен эчәк инфекциясе белән 9 кеше, микроспория , скарлатина авыруы белән берәр кеше авырган.
Гепатитның С вирусын йөртүче өлкән яшьтәге ир-егет ачыкланган,бер тукайлының В вируслы хроник гепатит белән авыруы лаборатор шартларда расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев