Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Терапевт Гөлназ Корбангалина: «Көненә өч кенә тапкыр туклану зыянлы»

Бүгенге заман ритмында кешенең ашыкмыйча гына һәм тиешле күләмдә ашарга вакыты да калмый. Моның нәтиҗәсе - ашказаны-эчәк тракты хроник авырулары көннән-көн яшәрә бара. Әлбәттә, бу күренеш табибларны бик борчый. Гастрит яки ашказаны җәрәхәте кебек чирләр табылган очракта, беренче карашка, рационнан күп ризыкларны сызарга кирәк дибез. Ләкин, район үзәк больницасы табиб-терапевты...

Сәламәт туклану рәвеше ул, беренче чиратта, аз-азлап һәм еш ашау. Кеше аз-азлап көненә биш-алты тапкыр тукланса, организм өчен күпкә файдалы икәне фәндә расланган инде. Тәүлегенә өч мәртәбә күпләп ашауны исә организм начар кабул итә. Балансланган, ягъни витаминнар, минераллар, микроэлементлар белән баетылган ризык ашау бик файдалы. Яшелчә һәм җиләк җимешләрне чикләү дә яхшы түгел.

Ризыкны дөрес сайлау, дөрес температурада саклау, пешерү технологиясен дөрес куллану да бик мөһим.

Дәвалау туклануына күчәр алдыннан иң беренче табиб белән киңәшләшергә кирәк. Гөлназ Корбангалина тукайлыларны нинди авыру вакытында кайсы диетаны кулланырга кирәклеген дә искә төшерә.

Диета №1, №1а, №1б - уникеилле эчәктә ашказаны җәрәхәте.

Диета №2 - хроник гастрит, каты гастрит, энетрит һәм колит, хроник энтероколит.

Диета № 3 - эч кату.

Диета № 4, №4а, №4б, №4в - эч китеп эчәклек авырту.

Диета №5, №5а - үт куыгы юллары һәм бавыр авырулары.

Диета №6 - подагра, сидек кислотасының тозларыннан торган ташлар барлыкка килү белән бәйле сидек юлы чирләре.

Диета №7, №7а, №7б - озакка сузылучан һәм каты авырта торган нефрит (пиелонефрит, гломерулонефрит).

Диета №8 - симерү.

Диета №9 - шикәр чире.

Диета №10 - кан йөреше җитәрлек булмау белән бәйле йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары.

Диета №11 - туберкулез.

Диета №12 - нерв системасының функциональ авырулары.

Диета №13 - инфекцион авырулар.

Диета №14 - күбесенчә оксалатлардан торган ташлар чыгу белән бәйле бөер авырулары.

Диета №15 - махсус диеталар соралмый торган төрле авырулар.

Туклануның якынча рационнары тәкъдим ителгән медицина әдәбияты бик күп. Алар ярдәме белән сез үзегезгә туры килгән меню төзи аласыз. Ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан дәваланганда табибның киңәшләрен үтәү бик мөһим.

Туклану режимын саклау, үзеңнең сәламәтлегеңә игътибарлы мөнәсәбәт, вакытында дәвалану һәм аннан соң табибның таләпләрен үтәү сезгә киләчәктә җитди проблемаларга юлыкмаска ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев