Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Суыбыз чиста икән – без сәламәт

Су - планетадагы тереклекнең, кешелекнең яшәү чыганагы. Судан башка Җирдәге тормышны күз алдына да китереп булмый. Җир шарының 71 проценты су белән каплануы, ә кеше организмының 65 проценты судан гыйбарәт булуы күп нәрсә турында сөйли.

Роспотребнадзор территориаль идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча Тукай районындагы баш санитар табибы урынбасары.

Борынгы заманнардан бирле кешеләр су чыганаклары - инеш, күлләр, елгалар янына урнашып, йортлар төзелгәннәр, су тегермәннәре корганнар, соңга таба суны торбалар белән йортларга керткәннәр. Безнең район авыллары суны гадәттә артезиан коеларыннан алалар. Моның өчен 128 скважина борауланды. Су җир асты катламнары аша чистартылган килеш йортларга килә. Мондый суның сыйфаты санитария таләпләренә тулсынча җавап бирә. Дөрес, кайбер җир асты сулыкларында минераль катнашмалар - тимер, нитрат, магний, бор, аммиак ише элементларның артыграк булуы күзәтелә. Әмма бу хәл аларны куллану ярамый дигән сүз түгел әле.

Бүген райондагы халык яши торган 89 торак пунктның 78ендә су үзәкләшкән система аша килә, ә 11 авылдагы халык суны чишмә-коелардан ташый. Иске Абдул кебек зур авылда да суны тәэмин итү системасы юк. Тикшерүләр күрсәткәнчә, чишмә-коеларыбыздагы суда нитратлар, тимер һәм известь катнашмалары шактый. Сулыкларны яхшылап җиһазламагач, авыру китереп чыгара торган бактерияләр булуы да билгеле. Шул сәбәпле, ачык су чыганакларыннан файдалану тыела.

Үткән ел район авылларында эчә торган суны санитар-химик күрсәткечләр буенча 241 тапкыр тикшердек. Шулардан 80е "эчә торган су" дигән санитария таләпләренә туры килмәде. Микробиологик күрсәткечләрне ачыклау өчен 305 тикшерү уздырдык. Шуларның 6 проценты санитария таләпләренә ярашмады. Суның химик составы болганчык, юшкын утыра. Суүткәргечләрдән килә торган суның сыйфатын үзара килешүләр нигезендә "Татарстан коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ, "Яңа коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ, "Бәтке коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ, "ТР буенча Яр Чаллы шәһәрендәге гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФФБУЗы контрольдә тота. Суның сыйфатына карата дәгъвалар булса, су белән тәэмин итә торган шул оешмаларга мөрәҗәгать итә аласыз.

Суүткәргеч яки чишмә суларын кулланудан туган авыруларны кисәтү өчен гап-гади киңәшләргә колак салу да җитә:

тикшерелмәгән су чыганакларыннан файдаланмагыз;

суны тондырып кулланыгыз;

суны чистарту өчен көнкүреш фильтрларын кулланыгыз;

суны бары тик кайнатып кына эчегез;

суның сыйфаты кинәт үзгәргәндә, авыл җирлеге башлыгына, коммуналь челтәрләр ҖЧҖенә, Роспотребнадзор идарәсенең төбәк бүлегенә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сђламђтлек качество воды суныћ сыйфаты