Сәламәтлек – үз кулыбызда
«Якты юл» газетасының узган җомга санында «Саулык – зур байлык» дигән мәкалә басылып чыкты. Анда сүз «Өлкән буын» программасы кысаларында өлкән яшьтәгеләргә диспансерлаштыру уздырылуга хәзер күбрәк игътибар бирелү, бу чараны үткәрүдә уңайлыклар тудырылу турында бара. Теманы аерып күтәрүләре бик хуп, чөнки без, өлкән яшьтәгеләр, авырдык дип больницага барырга ашыкмыйбыз. Кайчакларда кирәкле вакытны да кулдан ычкындырабыз.
Бу уңайдан әйтәсе килгән сүзем башка иде. Сәламәтлекне саклау өчен бертуктаусыз дару эчмәскә, организмны чыныктырырга тырышырга кирәк. Шулай дип уйлаштык та, без, берничә кеше, соңгы елларда илдә киң тарала башлаган скандинавларча йөрү белән шөгыльләнергә булдык. Бу савыктыру спорты өлкәннәр өчен бигрәк тә кулай. Иң башлап интернеттан бу йөрешнең методикасы белән җентекләп таныштык. Киңәшләре дә гади генә: таякларны дөрес сайларга, дөрес йөрергә өйрәнергә кирәк. Галимнәр исәпләп чыгарганнар: таякларга таянып йөргәндә кеше гәүдәсенең 90 проценты хәрәкәткә килә, ә атлап кына йөргәндә – 70 проценты. Саф һавада, табигать кочагында таякларга таянып йөрү үзе үк күңелгә хозурлык бирә, рәхәтләнеп көч-куәт алып кайтабыз. Чынлап торып дөрес йөрим дисәң, махсус таяклар алганда яхшырак. Алар сыгылмалырак та, чыдам да, уңайлырак та.
Таякларга таянып йөргәндә тезләргә, оча-бил сөягенә, үкчәләргә йөк (авырлык) кими, буыннар иркен хәрәкәтләнә. Бу йөреш шулай ук үпкәнең сулыш тирәнлеген арттыра, йөрәк стеналарын ныгыта, эчәкләрнең эшчәнлеген яхшырта. Җилкә, тез буыннарын, умыртка сөяген савыктыруда файдасы зур. Скандинавларча йөреш бигрәк тә пенсия яшендәге кешеләргә әйбәт – өлкән яшькә җиткәндә башлана торган күп төрле авыруларны дәваларга ярдәм итә. Башка төрле физик нагрузкалар ярамаган очракта бу спорт төре бигрәк тә кулай.
Скандинавларча йөри башлаганыбызга биш ел инде. Тора-тора күбәйдек. Һәр көнне иртән 3-4 километр йөреп кайтабыз. Сукмагыбыз – хуҗалыкның иген кыры аша челтерәп ага торган инешкә таба. Анда бер мәйданда туктап күнегүләр ясыйбыз, рәхәтләнеп аралашабыз, бер гаиләгә әверелеп беттек. Хәтта туган көннәрне бергә уздырабыз. Барыбыз да китапханә каршында эшли торган «Хатирә» клубына йөрибез. Анда да төрле чаралар: язучыларның юбилейларын, туган көннәрен билгеләп үтәбез, илдә барган вакыйгалар уңаеннан фикер алышабыз, тәмле камыр ризыклары пешереп килеп чәй өстәле әзерлибез, рецептлар белән уртаклашабыз. Җәй көне бергәләп җыеп киптергән дару үләннәреннән чәй эчәбез. Бергә эшләгән хезмәт коллективларыннан аерылгач, кешегә аралашулар җитми. Ә без менә шулай берләшеп, бик күңелле яшибез.
Миннән еш кына: «Ул таякка таянып йөрүнең файдасы бармы соң?» – дип сорыйлар. Байтак еллар элек оча-бил сөягендә икенче дәрәҗә артроз диагнозы куйганнар иде. Формасы үзгәрә бара торган дип тә кисәттеләр. Бүген бакча тутырып бәрәңге, яшелчә, ишек алдымда гөлләр үстерәм икән, шушы төр спорт мине сәламәт тота дип әйтә алам. Ринат Зыязетдинов өч кыш элек сунарга чыккач, «Буран»ы белән чокырга төшеп, нык имгәнде, айлар буе больницада ятты. Аннары ул безнең белән култык таякларында йөрде, бер елдан соң бер таякка калды. Хәзер аны куып җитеп булмый. Нәкъ менә шушы йөрешнең файдасы зур булды, ди ул. Биктимеровлар, Сәгыйдуллиннар, Зыязетдиновлар гаиләләре белән йөриләр. Гомер буе шофер булып эшләгән, байтак операцияләр кичергән өлкән яшьтәге Рәҗәп Минһаҗев та безгә килеп кушылды. Ул да ике ел йөри инде. Бу хәрәкәткә башка урамнар да кушылды. Бигрәк тә кышкы айларда урам саен диярлек таяк таянып йөрүчеләрне очратырга була.
Бүген шундый чорда яшибез, авылда да мич якмыйбыз, көянтәләп су ташымыйбыз, сыер асраучылар да санаулы гына калды, телевизорлар, телефоннар мавыктыра, диваннар чакыра. Хәрәкәтләнү кимеде, буыннардагы күп авырулар, умыртка бүсере, кан басымы күтәрелү – барысы да аз хәрәкәтләнүдән килеп чыга, диләр табиблар. Хәрәкәттә – бәрәкәт дип юкка әйтмәгәннәр шул борынгылар.
Фото Тәнзилә Шәйхнуровадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев