Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәт булу өчен нишлисез?

Сәламәт булу өчен нишлисез?

Ләйсирә Сәхибҗанова, 
Калмия авылы мәдәният йорты директоры:

– Сәламәт яшәү рәвеше өстендә даими эшлим. Иң элек, мин җәяү йөрергә тырышам. Моннан тыш, бик күп төрле физик күнегүләр ясыйм, суда йөзәм, җай чыккан саен волейбол ярышлары оештырабыз. Сәяхәт итәргә яратам. Бу да үзенә күрә бер физик күнегү, чөнки аяк-куллар һәрчак хәрәкәттә. Хезмәттәшләр, клубка йөрүче яшьләр белән шулай ук актив яшәү рәвеше алып барабыз. Йөгерүме ул, чаңгыда йөрүме, велосипед ярышларымы, шахмат-шашка турнирымы – берсен дә калдырган юк. Җәй көннәрендә скакалкада сикерү ярышлары, эстафета уеннары оештырабыз. Кышын инде чаңгыдан кайтып кергән юк. Кичләрен клубта яшьләр күбрәк бильярд, теннис уйный. Бу исә яшьләрне яман гадәтләрдән саклауның бер чарасы да булып тора. 

 

Хәмзә Миннебаев, 
Түбән Суыксудан шәхси эшмәкәр:

– Сәламәт яшәү рәвеше алып бару минем өчен бик мөһим. Мин аңа бик җитди карыйм. Минем һәр көнем иртән салкын су белән коенудан башлана. Күбрәк җәяү йөрим. Атнага ике тапкыр бассейнга барам. Менә шундый физик күнегүләр белән мин үземне тәртиптә тотарга тырышам. Шулай эшләгәндә организмга да рәхәт булып китә, эш тә җиңеллек белән бара. 

 

Резидә Миңнеханова, 
Яңа Мусабай авылыннан: 

– Мин хуҗабикә. Бурычларым – йорт-хуҗалыкны карап тору, иремне, балаларымны тәрбияләү. Минем гаиләм чисталык-тәртипкә өйрәнгән. Аларны тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлау минем өстә. Һәркайсының теләк-талымнарын истә тотарга тырышам. Минем көндәлек эшләрем арасында иң күп вакытны ашарга әзерләү белән җыештыру алып тора. Арыта, билгеле. Шулай да үземнең физик халәтем турында да онытмаска тырышам. Һәр кич иптәш кызым белән урамга чыгып йөреп керәбез, 2-3 километр араны җәяү үтәбез, саф һава сулыйбыз, Һава торышының нинди булуына карамастан, елның теләсә кайсы вакытында. Шундый рәхәт. Тәннәр җиңеләеп кала, күңел күтәрелә. Иң мөһиме, үз-үзеңә хөрмәт арта. Чөнки ялкаулыктан котылып, сәламәтлек турында кайгырту, ышаныгыз, бик зур тәвәкәллек сорый. 

 

Рәзинә Сәетгәрәева, 
Биклән авылыннан язучы-шагыйрә:

– Мин күбрәк язуда булгач, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга игътибарны бик җиткерә алмыйм. Шулай да кайбер физик күнегүләрне даими эшләргә тырышам. Күбрәк саф һавада йөрим. Файдалы киңәшләрне читкә какмыйм, үземә кирәк дип тапканнарын тормышымда кулланам. Табигать белән берлектә калырга яратам. Шул минем күңелемә дәва бирә. Җилле булса да, яңгырлы булса да, урамга чыгып китәм, җәяү йөрү буенча үземнең норманы үтәргә тырышам. Скандинавия таяклары сатып алдым, аяк та таймый, умыртка баганасын төз тоту өчен дә файдалы, шуның белән йөрим күбрәк. Йогага, фитнеска йөргән кешеләргә сокланып карыйм. 

 

Руслан Шәйдуллин, 
Күзкәй авыл җирлеге депутаты: 

– Авыл кешесе өчен сәламәт яшәү рәвеше ул көндәлек тормыш дияр идем. Чөнки безнең хәрәкәтләнү күп. Шулай да кайбер күнегүләрне үтәргә кирәк дип саныйм. Паркта йөрүгә, җәен су коенуга, бассейнга барып кайтуга, ә кышын чаңгыда йөрүгә, балалар белән тау шууга аерым игътибар бирәм.

 

Мәүлет Хисамиев, 
Оргыды авылыннан:

– Мин кечкенәдән спорт белән шөгыльләнәм. Яшь вакытта 32 килограммлы герне 50шәр мәртәбә һавага чөя идем. Иң әһәмиятлесе, аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым. Һәрвакыт кешеләр арасында йөрү, аралашу да сәламәтлек өчен зур файда дип саныйм. Сәламәт булу өчен, беренче чиратта, дөрес туклану да кирәк. Боларга өстәп, мин һәр көн иртән гимнастика ясыйм, атна-ун көнгә бер бассейнга йөрим. Һәм, иң мөһиме, һәрвакыт ачык йөзле, көләч булыгыз, кешеләрне яратыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев