Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сифилис – куркыныч авыру

Йогышлы авыруларның төрлесе була. Соңгы елларда җенси юл белән йога торганнары ешайды. Ни өчен шулай? Мин шушы сорауга җавап эзләп, шактый баш ваттым, авыру очракларын анализладым һәм менә шундый нәтиҗәгә килдем: ул социаль тетрәнүләр, икътисадый шартлар, халыкның көнкүреш-яшәеш тирәлеге белән тыгыз бәйләнгән.

Туксанынчы еллар ахырында илнең икътисадый тотрыксызлыгы белән бәйле эшсезлек, шуның белән бәйле чарасызлык һәм йөгәнсезлек әлеге йогышлы авыруларның ныклап "баш калкытуына" сәбәп булды. Ә менә 2004-2005 еллардан, мин үзебезнең райондагы хәлләрдән чыгып әйтәм, җенси юл белән йога торган авыру очраклары кискен кимүгә бара башлады. Әмма тынычланырга ярый дигән сүз түгел бу. Статистика уңай нәтиҗәләр күрсәтсә дә, без әле һаман җенси юл белән йога торган авыруларга тап булабыз. 2012 елда, мәсәлән, 6 кешенең - сифилис, 11 очракта гонорея авыруы йоктырулары ачыкланды. Алар, башлыча, 20дән 29 яшьтәге (ягъни сексуаль актив яшьтәге) кешеләр. Авыручыларның күпчелеге ир-егетләр - ялгыз яшәүче буйдаклар яисә аерылган ирләр. Тагын шунысы да бар: авыру йоктыруларын ир-егетләр тизрәк сизә һәм алар табибка да вакытында мөрәҗәгать итәләр. Бу дәвалауны кичектермичә башлау һәм уңышлы дәвалау мөмкинлеге бирә.

Соңгы елларда никахлашмыйча яшәү (граҗданский брак) гадәткә керде. Ягъни, бер якның икенче як алдында бернинди законлы җаваплылыгы да юк һәм андыйлар еш кына очраклы җенси мөнәсәбәткә керәләр. Билгеле инде, эчүчелек, шуның нигезендә тәртипсез яшәү - авыру йоктыруга китерә торган сәбәпләр.

Хәзер инде иң куркыныч венерик авыруларның берсе сифилис турында сөйлисем килә. Сифилис кеше организмының барлык органнарын, тән тукымаларын зарарлый. Мөгаен, авыруларның берсе дә сифилис кебек кешегә коточкыч газаплар, борчылулар, күп еллар буе эзәрлекли торган җәзалар китермидер. Ул авыруның үзе өчен генә дә түгел, аның нәселе, тирә-яктагылар өчен дә куркыныч. Сифилисны китереп чыгаручы - төссез трепонема микробы. Тере мускул тукымаларында ул бик тиз үрчи һәм кешенең бик күп органнарына үтеп керә. Төссез трепонема авыруның селәгәендә, орлык сыекчасында озак саклана. Көнкүреш әйберләрендә сәләтен югалтмый, ә дымлы мохитта 12 сәгатькә кадәр яши. Авыру сифилислы кеше белән якынлык кылганда йога.

Сифилисның беренче билгеләре авыру йогу белән үк үзен сиздерми. Организмда төссез трепонемаларның үрчүе башлана. Әмма авыру йоктырган кешенең әле бер билгесе дә күренми: температурасы да үзгәрешсез, башка төрле тышкы билгеләр дә юк. Ул үзен авыру йоктырып 30-35 көн узганнан соң сиздерә. Яшерен, ягъни инкубация чоры 20дән 50 көнгә кадәр сузылуы мөмкин. Шунысы да бар: авыруның клиник билгеләре булмаса да, ул инде сәламәт кешеләр өчен куркыныч.

Авыруның яшерен чоры үткәч, микроб урнашкан җирдә - җенси органнарда зур булмаган тимгелләр күзәтелә, алар бик тиз төерләргә әйләнә һәм алар өстендә эрозия яки җәрәхәт барлыкка килә. Җәрәхәтләр күренеп, берничә көн узгач, касыкның лимфа төеннәре тыгызлана. Җәрәхәтләр дә, тыгызланган касык төерләре дә авыруны борчымый: сызламый да, кычытмый да. Бу - сифилисның башлангыч чоры.

Әгәр дә авыру вакытында табибка бармаса, кечкенә җәрәхәтләр күренеп, ике ай узганнан соң тәндә, кул-аякларда, лайлалы тышчаларда тимгелләр - вак кына аксыл-алсу таплар барлыкка килә. Ул тимгелләр авыруны борчымый. Бу - сифилисның икенче чоры. Бу чорда еш кына тамак авырта, тавыш карлыга, урыны-урыны белән чәч коелып, пеләш уйдыклары барлыкка килә, сөякләр сызлый һәм ул кичкә таба көчәя. Бер-ике айдан соң саналган билгеләрнең дәваламыйча да бетүе ихтимал. Аннан инде яшерен чор башлана. Ул берничә ай дәвам итә, аннары кабат тимгелләр барлыкка килә. Дәваламаган хәлдә яшерен чор белән авыруның кире кайтуының берничә тапкыр чиратлашуы бар. Яшерен чорда авырулар үзләрен әйбәт хис итәләр. Икенчел чорда авыру аеруча йогышлы: авызның һәм җенси органнарның лайлалы тышчасында тимгелләр булган авырулар бигрәк тә куркыныч. Дәваламаган очракта 3-5 елдан соң (кайчагында күбрәк тә) өченче чор башлана. Аның инде озак елларга сузылуы бар. Сифилисның өченче чорында эчке органнарда үзгәрешләр күренә, сөякләр формасын югалта, йөрәк, эре кан юллары, бавыр, бөер, баш һәм арка мие кебек органнарда кабырчыклар барлыкка килә. Дәваланмаган очракта авыруның бу формасы авыр газапларга, инвалидлыкка китерә.

Сифилисның иң куркыныч якларының берсе - авыру ана карынындагы балага да чир йогарга мөмкин. Бу очракта яралгының тән тукымалары, үпкәсе, бавыры, нерв системасы, тамагы зарарлана.

Сифилислы кеше яши торган гаиләдә авыру көндәлек куллану әйберләре аша да йогарга мөмкин.

Сифилисны дәвалап була. Хәзер аны тулысынча бетерә торган камил дәвалау алымнары, нәтиҗәле чаралары бар. Табибларга мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәк.

Бу язмамда мин, белгеч буларак, сифилисның нинди куркыныч авыру булуын сөйләргә, аңлатырга тырыштым. Инде хәзер уйлап карагыз: йөгәнсезлек, тәртипсез җенси тормыш алып бару, гамьсезлек бик кыйммәткә төшә, язмышларны җимерә түгелме?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сифилис