Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Саулык – зур байлык

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» программасы кысаларында 65 яшьтән узган өлкәннәр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр диспансерлаштыру уза. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә «LADA Largus» автомобиле кайтты. Биш пассажирга исәпләнгән автомобильдә инвалид кресло-коляскасы өчен дә урын булганлыктан, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә бу хезмәтләрдән бик теләп файдалана. 

«Өлкән буын» проектын уңышлы тормышка ашыру өчен ФАП фельдшеры, авыл җирлеге башлыгы һәм социаль хезмәткәрләр составында мобиль бригада төзелгән. Автомобиль Күперле һәм Новотроицкое авылларында яшәүче өч өлкән кешене иртәнге сәгать сигезгә дәваханә ишек алдына китереп җиткерде. Шәфкать туташы Анастасия Муллахмәтова пациентларны каршы алды һәм дәваханәгә алып керде. Медицина профилактикасы кабинетында медицина хезмәткәрләре пациентның хроник авырулары булу-булмавын, яшәү рәвешен ачыкладылар. Аннан соң өлкән кешенең кайсы табибларга керергә тиешлеге язылган маршрут картасы тутырылды. Диспансерлаштыру үтүчеләр башта кан анализы тапшырдылар. Өлкәннәрнең һәркайсына кардиограмма ясала һәм флюорография үткәрелә. Күз авыруларын кисәтү, үз вакытында дөрес диагноз кую максатыннан офтальмолог кабул итә. Тәҗрибәле акушерка Альбина Хәйруллина һәрбер хатын-кызның елына бер тапкыр акушер-гинекологка күренеп торырга тиешлеген искәртә. «Өлкән яшьтәгеләр диспансерлаштыру вакытында гына үзләренең авыру икәнлекләрен ачыклыйлар. Шуңа күрә бу чарага җитди карарга – мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк», – ди. Программа кысаларында өлкән яшьтәге ханымнар ике елга бер тапкыр маммография үтәләр.
Һәр пациентны табиб-гериатр кабул итә. Табиб-гериатр булып эшләүче Алсу Маннапова: «Гериатр кабинеты ачылу өлкәннәрдә генә очрый торган авыруларны ачыклау һәм үз вакытында тиешле ярдәм күрсәтү мөмкинлеген арттыра. Һәрбер пациентка яшәү рәвеше, диета, физик активлык буенча индивидуаль киңәш бирелә, тернәкләндерү программасы тәкъдим ителә. Аерым очракларда Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталенә юллама бирелә. Үзәк дәваханәнең баш табибының поликлиника буенча урынбасары Зөлфия Дәүләтова: «Өлкән яшьтәгеләрнең күпчелегендә хроник авырулар. Үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән кешенең яшәү сыйфаты яхшыра, гомере сакланып кала. Өлкәннәргә диспансерлаштыру яман шеш авыруларын, йөрәк-кан тамырлары чирләрен кисәтү өчен дә кирәк», – ди.
Өлкәннәр район үзәк дәваханәсенә алдан төзелгән график буенча килә. Новотроицкоеда яшәүче Миңненура Вәлиева гомере буе совхозда хезмәт куйган – күп еллар сыер сауган, май заводында эшләп пенсиягә чыккан. «Якты юл» гәзитеннән өлкәннәрне машина белән район дәваханәсенә табибларга күренергә йөртүләре турында яхшы хәбәр укыган идем. Күзләремне тикшертергә, берочтан хатын-кызлар табибына, маммография һәм флюорография үтәргә кирәк дип ниятләп куйдым. Фельдшерыбыз, социаль хезмәткәребез, авыл җирлеге башлыгы белән бергәләп, шушы игелекле эшне оештырдылар. Бер мәшәкатьсез диспансерлаштыру үттек. Барлык өлкәннәр исеменнән шушы хезмәтне оештыручыларга, табибларга рәхмәт әйтәсем килә. Бу программа дәвамлы булсын, халыкка файдасы тисен», – диде. Күперледән килгән Флүр Кәлимуллин: «Гомер озынлыгы, рәхәт итеп яшәү сәламәтлек белән бәйле. Шуңа да диспансерлаштыру үтәргә ниятләдем. Социаль яклау хезмәткәре озата килде. Монда шәфкать туташлары каршы алдылар һәм җитәкләп кенә йөрттеләр. Элек чиратларда торып алҗып бетә идек. Күпчелек вакыт, шул чиратлар аркасында, дәваханәгә килүне дә чигереп килдек. Ә менә хәзер, бер мәшәкатьсез, сәгать ярым эчендә медицина тикшеренүе үттек. Дәваханә хезмәткәрләренең хөрмәтен тойгач, күңел күтәрелеп китте. Өлкәннәр өчен бик уңайлы итеп оештырылган бу игелекле эш тукталмасын иде», – диде. Бүгенге көнгә район җирлегендә яшәүче 387 кеше шушы хезмәтләрдән файдаланып диспансеризация үтте. Ел азагына кадәр 710 кеше тикшеренү үтәчәк. 
«Демография» илкүләм проекты буенча, 2024 елга кадәр Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләрнең 70 проценты диспансерлаштыру узарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев