Якты юл
  • Рус Тат
  • Сау җәмгыять тәмәке төтенендә яши алмый

    Бу айда дөнья күләмендә тәмәке тартуга каршы көрәш көне үтте. Тәмәке тарту гадәтенең никадәр яман икәнен кат-кат әйтеп торасы юк. Моны һәммәбез дә яхшы белә. Шулай да халык арасында әлеге яман гадәткә каршы агарту эшләре алып бару, аңардан арынудан ярдәм итү һәрвакыт көнүзәк, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

    2008 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәмәке тартуга каршы көрәшнең артык чыгымнарны һәм көнкүрештә кулланырлык махсус чаралар комплексын керткән иде. Әлеге комплекска 6 чара керә. Бу:

    • тәмәке тартуның, профилактик чараларның мониторингын алып бару;
    • кешеләрне тәмәке тартудан саклап калу;
    • тәмәке тартуны ташларга теләүчеләргә ярдәм күрсәтү;
    • тәмәкенең сәламәтлеккә булган зыяны турында алдан кисәтү;
    • тәмәке тартуны һәм сатуны өндәүче рекламаны тыюны тәэмин итү;
    • тәмәке продукциясенә салымны күтәрү.

    Ел саен әлеге яман гадәт 6 миллионга якын үлем-китем очрагының сәбәпчесе була. Шуларның 5 миллионнан артык очрагы тәмәке тартучы һәм элек әлеге яман гадәт белән мавыгучыларга һәм 600 меңнән артыгы тәмәке тартмаучы, ләкин аның төтене йогынтысында булучыларга туры килә. Тиешле чаралар күрелмәсә, 2030 елга тәмәке төтененнән еллык үлем-китем очраклары 8 миллионнан да артырга мөмкин.

    Шунысы кызыклы: бер миллион тәмәке көйрәтүчеләрнең 80 проценты түбән, урта керемле илләрдә яши. Дөньядагы нибары һәр дүртенче ил генә ким дигәндә 5 ел саен үзендә яшәүче халык арасында сораштыру юлы белән тәмәке тартуга багышланган тикшерүләр уздыра.

    Тәмәке тартучылар якыннарына да зыян китерә

    Яман гадәтен ташларга теләмәгән кеше үзенең сәламәтлеге турында уйларга теләми икән, аның белән бергә яшәүче якыннарының, балаларының сәламәтлеге турында аз гына булса да борчылырга тиеш. Ник дигәндә, икенчел тәмәке төтене тәмәке тартмаучы башка кешеләрнең дә организмын әкренләп агулый, төрле авыруларның барлыкка килүенә китерә. Икенчел тәмәке төтене кафе-рестораннарда, эш урыннарында һәм башка шундый ябык урыннарда күзәтелә. Тәмәке төтенендә 4000нән артык химик матдәләр бар. Шуларның ким дигәндә 250се зыянлы, 50дән артыгы канцероген дип табылган.

    Олы кешедә икенчел тәмәке төтене җитди йөрәк-кан системасы, тын юллары авыруларын (йөрәк ишемиясе, үпкә шеше) китереп чыгара. Күкрәк балаларының кинәт кенә үлеменә дә шул төтен сәбәпче була. Авырлы хатын-кызларда ул балаларның ким гәүдә авырлыгы белән тууына китерә. Барлык балаларның яртысы диярлек җәмәгать урыннарында тәмәке төтененнән агуланган һава белән суларга мәҗбүр. 40 проценттан артык балаларның бер генә ата-анасы булса да тәмәке тарта. Һәр кешенең тәмәке төтененнән чиста булган һава белән суларга хокукы бар һәм аларга әлеге мөмкинлекне тәэмин итү зарур.

    Чараларын күреп була

    Тикшерүләр күрсәткәнчә, халыкның бик азы гына сәламәтлеккә тәмәке тартудан булган куркынычның нидә икәнен тәгаен аңлый, белә. Әйтик, 2009 елда Чилида уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә, анда яшәүчеләрнең нибары 38 процент тәмәке тартучылары гына яман гадәтләренең йөрәк ишемиясенә, 27 проценты инсультка китергәне турында хәбәрдар. Бу хакта белүчеләрнең күпчелеге тәмәке тартуны ташларга тели. Табибларның аларга махсус дарулар, консультацияләр белән ярдәм итүләре яман гадәттән арынырга булышлык итә, уңышка китерә.

    Шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларының тәмәкегә каршы реклама белән чыгулары, яшьләр арасында тәмәке тартуның яманлыгын аңлатып, сәламәт яшәү рәвешен сайлауны пропагандалаулары да саллы ярдәм. Тәмәке тартуга, сатуга өндәүче рекламаны тыю, тәмәке продукциясенә салымны күтәрү дә тәмәке тартуны киметү сәләтенә ия. Ләкин шул ук вакытта тәмәке белән законсыз сәүдә итүне тикшереп, тамырыннан ук юкка чыгару мөһим. Тәмәке продукциясенә булган салымнар аркасында әлеге продукциянең кыйммәтләнүе дәүләткә өстәмә акчалар китерсә, җәмгыять өчен ул үлем-китемне киметеп, халыкның сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: