Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Республика программасы ярдәме белән районда сигез яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлекчәсе 30дан артык партия проектын тормышка ашыра. Татарстан - партиянең 23 федераль проекты һәм 9 региональ проекты эшли торган бердәнбер территория. «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлекчәсенең партия проектлары Миңнеханов стратегиясе куйган бурычларны хәл итә. Алар - халыкны социаль яклау, регионда сәламәтлек саклауны, мәгарифне, иҗтимагый институтларны үстерү, татарстанлыларның тормыш...

«Тормыш сыйфаты - сәламәтлектә» дип аталган проект кысаларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзүне «Бердәм Россия»нең республика бүлекчәсе иң мөһим юнәлешләрнең берсе итеп билгеләде. Россиянең кайбер регионнарыннан аермалы буларак, бездә авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктлары ябылмады. Аларның күбесе капиталь ремонтка мохтаҗ иде, бер өлешен исә яңадан төзү соралды. Шулай итеп, Татарстанда 2012 елдан ФАПлар төзү буенча партия программасы эшли башлады. Соңрак бу проектка Россиянең башка регионнары да кушылды. Барлык ФАПлар бердәм модульле проект буенча төзелә һәм файдалануга тулысынча әзер итеп тапшырыла.

2012дән 2015 елга кадәр республикада 409 ФАП төзелде, 1332 объектка капиталь ремонт ясалды, 115 пункт медицина җиһазлары һәм мебель белән тулыландырылды. 2016 елның ахырына кадәр 171 фельдшер-акушерлык пунктында ремонт үткәреләчәк, 9ына җиһазлар кайтарылачак.

Бүген ФАПлар нигездә кадрлар белән тәэмин ителгән. Ләкин персоналның күпчелеге өлкән яшьтәге хезмәткәрләр. Шуңа күрә киләчәктә бу мәсьәләдә проблема килеп чыгарга мөмкин. Моны истә тотып, «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлекчәсе «Авыл докторы» программасына «Авыл фельдшеры» программасын өстәү буенча эш башлады.

Районда барлыгы модульле җиде фельдшер-акушерлык пункты төзелеп, үз эшен башлады. Алар Круглое Поле поселогында, Әҗмәкәй, Күперле, Яңа Байлар, Казаклар, Белоус, Олы Шилнә авылларында. ФАПларның һәрберсе өчен республика бюджетыннан 2,6 млн сум акча бүленде.

400ләп кеше теркәлгән Әҗмәкәй авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты 2014 елда куллануга тапшырылган иде. Бу - районда яңа йортлар төзелешенең иң актив участокларыннан берсе. Шуңа күрә биредә теркәлмичә яшәүчеләр, җәйге сезонга кайтучылар да күп. ФАПка мөрәҗәгать итүчеләрнең берсенең дә гозере кире кагылмый, шуңа күрә медицина хезмәте алучылар саны 500-600гә җыела.

Яңа бина төзелгәнчегә кадәр медицина пункты нык искергән агач йортта эшләгән. Әлбәттә инде, анда уңайлыклар да булмаган. Фельдшер суны чиләкләп күршедәге ихатадан ташыган, бүлмә электр җылыткычы белән җылытылган. «Авылга заманча яңа пункт кирәк иде инде. Безгә эшләр өчен, халыкка үзенә кирәк хезмәтне алыр өчен шартлар хәзер күпкә яхшырды», - ди биредә 26 ел фельдшер булып эшләүче Эльмира Маликова. Медпунктта кабул итү урыны, процедуралар үткәрү, гинекология бүлмәләре бар. Суыткычлар, заманча җиһазлар куелган. Кышларын җылы, салкын һәм кайнар суы килеп тора. Шартларның уңай булуы эшнең нәтиҗәлелеген күтәрә, дип билгеләп үтә фельдшер.

«Медицина хезмәте күрсәтүнең ни дәрәҗәдә оештырылуы авыл халкы өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Без, өлкән яшьтәгеләр, мәсәлән, шушы медпунктыбыз, фельдшерыбыз булмаса, кемгә мөрәҗәгать итәр идек? - диләр күршедә генә яшәүче Флүрә һәм Заһит Зариповлар. - Эльмирабыз да бик ярдәмчел, киң күңелле кеше, оста белгеч. Тәүлекнең кайсы вакытында мөрәҗәгать итсәң дә килеп җитә», - диләр алар.

Әле иске бинада эшләгәндә Эльмира Галимьяновна үзе дә Зариповларга су алырга да кергән, эш буенча башка вак-төяк йомышлар белән дә мөрәҗәгать иткән. Флүрә апа да, Заһит абый да авылның хөрмәтле кешеләре. 52 ел бергә гомер итәләр, ике бала үстергәннәр, сигез оныклары бар. Флүрә апа хуҗалыкта бухгалтер булып эшләгән, Заһит абый 42 ел буе машина йөрткән. Авылның бер генә проблемасына да битараф түгелләр. Хәл итәсе мәсьәләләр булса - борчылалар, алга китеш бар икән - сөенәләр. «Яңа медпункт бинасы төзелгәнгә дә бик шатландык», - диләр Зариповлар.

Районда фельдшер-акушерлык пунктлары төзү дәвам итә. 2016 ел планына кертелгән тагын бер модульле бина бүген Аулаш авылында ачыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев